+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
20 Май 2021, 04:30

Русия Хөкүмәтендә Уфаның 450 еллыгына әзерлек буенча Оештыру комитетының беренче утырышы узды

19 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча Оештыру комитетының беренче утырышында катнашты. Аны комитет рәисе, Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Оверчук алып барды.

19 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча Оештыру комитетының беренче утырышында катнашты. Аны комитет рәисе, Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Оверчук алып барды.
- Төбәкләрдә җыелган сорауларга федераль игътибарны җәлеп итү, аларны хәл итү өчен ресурсларны мобилизацияләү мөмкинлеге бирү белән шундый масштаблы чаралар яхшы. Бу Башкортстан һәм аның башкаласында яшәүчеләр тоя торган уңай эффектны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Алексей Оверчук, Оештыру комитеты утырышын ачып. - Бүген Уфа - Русиянең миллионнан артык халкы булган иң эре шәһәрләренең берсе. Бу - икътисади, фәнни һәм мәдәни өлкәләрдә зур әһәмияткә ия үсеш алган үзәк. Ул кешеләр тормышы өчен уңайлы заманча урбанистик мохит булдыру буенча бөтен ил өчен үрнәк булырга сәләтле.
Исегезгә төшерәбез, 2020 ел ахырында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Уфа шәһәренә нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итү турындагы боерыкка кул куйды.
- Республиканың барлык халкы исеменнән Владимир Путинга һәм Русия Хөкүмәтенә кабул ителгән карар һәм бу эштә ярдәм иткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бүген Уфа халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты күрсәткечләре буенча Русиянең иң эре 100 торак пункты арасында беренче бишлеккә керә. Әмма, һичшиксез, бездә Уфаның 450 еллыгына әзерлек кысаларында хәл ителергә мөмкин булган билгеле бер проблемалар җыелды.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, башкала хакимияте шәһәрнең парк территорияләрен, скверларын, ишегалды киңлекләрен үстерүне үз эченә алган зур программа эшләгән. Шул ук вакытта берничә төп объектны төзү һәм модернизацияләү федераль ярдәм таләп итә.
- Бездә 2024 елга Уфаның нинди булырга тиешлеген күзаллау бар: нинди объектлар барлыкка килергә тиеш, һәм алар ничек төзеләчәк. Бу бурычны федераль үзәк ярдәменнән башка хәл итү бик кыен, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы сүзләренчә, төп объектларны өч блокка берләштерергә мөмкин - мәдәни, спорт һәм инфраструктура.
Чыгышын йомгаклап, Радий Хәбиров Русия Хөкүмәтенә республиканың мөһим социаль-икътисади проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итүе өчен тагын бер кабат рәхмәт белдерде һәм Оештыру комитеты әгъзаларын Уфада үтәчәк “Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш” урбанистика халыкара форумына чакырды. Ул 26-27 августта узачак.
Читайте нас