Дүртөйле шәһәрендә Агыйдел елгасы буенда 16 майда 34 яшьлек ир-егет батып үлгән. Коткаручылар аның гәүдәсен фаҗигадән соң бишенче көнгә генә тапкан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитеты хәбәр итте.
Ведомствода ачыклауларынча, һәлак булучы су астына киткән. Ир суда коенырга теләгән - ул көнне бөтен төбәк буенча аномаль эсселек булды.
Охшаш инцидент Чакмагыш районында 19 майда булды. Анда урындагы буада 49 яшьлек кеше су коенырга булган. Аның гәүдәсен водолазлар шул ук көнне тапканнар.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында яшәүчеләргә Башкортстанда рәсми рәвештә су коену сезоны 1 июньнән дә иртәрәк ачылмаячагын һәм хәзер барлык сулыклар "потенциаль куркыныч" булуын искә төшерә.