“Кызыл таң”ның “ВКонтакте” төркемендә “Җир улы” дип аталган конкурс үтте. Җиңүчегә – Дүртөйле районыннан Венер Әхияретдиновка бүләгебез – кул сәгатен тапшырдык инде. Бәйгедә өченче урын алган Рифкать Сәлимовка да бүләгебезне тапшырып кайттык. Моның өчен Илеш районына М. Горький исемендәге хуҗалыкка командировкага юлландык.
Механизатор һөнәрен сайлап, үзенең туган җирендә хезмәт салуына егет үзе дә канәгать, М. Горький исемендәге хуҗалык җитәкчелеге дә яшьләрнең эшкә калуына шат. Шулай булмаса, әлеге безнең конкурста җиңүе уңаеннан хуҗалык рәисе Мансур Әхмәтов тракторчы Рифкать Сәлимовка акчалата бүләк тапшырыр идеме? Димәк, үзенең кул астындагы хезмәткәрләрнең кадерен белә җитәкче.
Гаиләдә – биш баланың икенчесе Рифкать, апасына энекәш булса, калган туганнарына – абый. Пенсиядәге әти-әнисенә – терәк. 2011 елдан хуҗалыкта егет, “Беларус” тракторында барлык төр эшләргә дә җәлеп ителә. Чәчү алдыннан культивация ясау, дым каплату кебек эшләрне башкарып чыккан ул.
Республика гәзите оештырган конкурста Рифкатьне якташлары да нык күтәрде, тавышларын кызганмадылар, уңай комментарийлар калдырдылар. Бердән, моңа тыйнак егетнең күңеле үсеп китсә, икенчедән, җирдә эшләгән кешенең абруе булуы да куанычлы.
Подписчикларыбызга да, бәйгечеләребезгә дә, аларның хезмәтен күрә белгән җитәкчелеккә дә зур рәхмәт әйтәбез.
Резеда НУРТДИНОВА фотосы.