+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
24 Май 2021, 09:15

Җир мае

Нефть – ул углеводородлар катнашмасы. Нефтьне биш йөз метрдан алып биш чакрымга кадәр тирәнлектә борауланган скважиналардан чыгаралар. Кайберәүләр уйлаганча, җир астында нефть күлләре юк. Анда тау токымнары – вак-вак куышлы комлы балчык яки известняклы “ловушка”лар ята, шуларда нефть була. Нефтьле тау токымы – җирнең өске катламы басымы астында. Ә скважина тирәсендә бернинди дә басым юк. Ягъни скважина бораулагач җир басымы нәтиҗәсендә вак куышчыклы катламдагы нефть скважинага таба ага башлый. Ә җир өстендәге качалкалар шуларны суыртып ала. Яткылык саеккач, җир астына катламнарны ертырлык басым белән төрле составлы сыекчалар кудырып, нефтьне өскә чыгару ысуллары кулланыла.

Нефть – ул углеводородлар катнашмасы. Нефтьне биш йөз метрдан алып биш чакрымга кадәр тирәнлектә борауланган скважиналардан чыгаралар. Кайберәүләр уйлаганча, җир астында нефть күлләре юк. Анда тау токымнары – вак-вак куышлы комлы балчык яки известняклы “ловушка”лар ята, шуларда нефть була. Нефтьле тау токымы – җирнең өске катламы басымы астында. Ә скважина тирәсендә бернинди дә басым юк. Ягъни скважина бораулагач җир басымы нәтиҗәсендә вак куышчыклы катламдагы нефть скважинага таба ага башлый. Ә җир өстендәге качалкалар шуларны суыртып ала. Яткылык саеккач, җир астына катламнарны ертырлык басым белән төрле составлы сыекчалар кудырып, нефтьне өскә чыгару ысуллары кулланыла.

Кара алтын бетмиме?

Дөньядагы разведкаланган һәм исбатланган нефть запаслары, хәзергечә кулланганда якынча 50 елга җитә. Русиядә хәзерге темплар сакланса, 20 еллык разведкаланган запаслар бар. Чынлыкта бу саннар дөреслеккә туры килеп бетми. Дөресрәге, бу саннар хәзерге технологияләр белән, хәзерге бәяләрдә күпме нефть табарга мөмкин булуын күрсәтә. Дөньяда хәзер нефть яткылыкларыннан уртача 30-35 процент продукт алалар. Ә сланец нефтен — нибары 6-8 процент кына. Күбрәк тә алып була, әмма әлегә болай итү отышлы түгел.
Шуңа бәйле рәвештә, беренчедән, технология­ләр үсеше җир астыннан күбрәк нефть алу мөмкинлеге бирәчәк, бу исә сланец нефте кебек запасларның яңа классларын рентабельле итәргә мөмкин. Икенчедән, бәяләр арту катламнарны тирәнтен эшкәртүгә этәргеч була. Шул ук сланец нефте турында 1920 еллардан ук билгеле, тик аның белән 2000 елда баррель бәясе 100 долларга җитә башлагач кына шөгыльләнә башладылар.

Сланец нефте нинди була?

Сланец нефте — башка нефть кебек үк. Гадиләштереп әйткәндә, ул — тирән токымнардан чыгарылучы нефть. Ягъни, ул тирәндәрәк ята һәм бераз башкачарак ысул белән чыгарыла. Сланец нефтен чыгару техник яктан шактый катлаулы. АКШта мондый нефть запаслары бик зур. Төрлечә сынаулар ысулы белән эшләүче күп кенә компанияләрнең бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә аны чыгаруның үзкыйммәтен берничә тапкыр киметүгә ирешкәннәр. Хәзер АКШта сланец нефте чыгаруның үзкыйммәте кайбер участокларда бер баррель өчен 25 доллардан башлана.
Русиядә сланецларга турыдан-туры кагылмый торган, әмма шуңа охшаш шактый күп геологик формацияләр бар — Көнбатыш Себердә һәм Идел-Урал төбәгендә (Башкортстан, Татарстан, Самара, Ырынбур, Пермь өлкәләре). Ягъни, әлеге вакытта “кара алтын” гадәти ысул белән күпләп чыгарылган урыннарда. Әлегә җиңелрәк ысул белән эшкәртеп булган яткылыклар җитәрлек. Әлбәттә, сланецларны эшкәртү тәҗрибәсен арттыруга, үзкыйммәтне киметүгә юнәлтелгән эшләр алып барыла.

Ни өчен икътисад аңа бәйле?

Чөнки кешелекне яктылык, җылылык, транспорт һәм материаллар белән нефть тәэмин итә. 200 ел элек кенә бу максатлар өчен мал-туар, хайваннар файдаланылган. Аларның тире һәм йоннарыннан кием-салым теккәннәр, атларда йөргәннәр, терлек маен яктырту лампасына сал­ганнар. Нефть XIX гасырда нәкъ менә лампа керосины җитештерү өчен чыгарыла башлаган. Бензинны исә, кирәкмәгәнлектән, елгаларга агызганнар: лампаларда аны куллану бик уңайлы булмаган — яктылыгы керосинныкына караганда азрак, өстәвенә, бензин шартлый да.
1910 елларда автомобильләр һәм самолетлар эрасы башлана. 1970 елларга кадәр шактый күп нефть (төгәлрәге, мазут) электр җитештерүдә кулланылган, 1973 елдан соң нефтьнең бәясе кинәт арту электростанцияләрне газ һәм күмергә күчерергә мәҗбүр иткән. Хәзер нефть, нигездә, транспортта (60 процентка якын), сәнәгатьтә (чимал һәм ягулык) һәм бик аз гына электр станцияләрендә ягулык итеп кулланыла.
Моннан тыш, нефть-химия сәнәгате өчен кирәкле чимал. Пластмасса, тукыма сүсе, кер порошогы, дарулар нефтьтән эшләнә.
Киләчәктә транспортта нефтьне электр һәм водород белән алыштыра башлаячаклар, дип фаразлыйлар. 2025 һәм 2040 еллар аралыгы иң күп нефть куллану чоры булачак, шуннан соң күләм кими башларга тиеш. Тик бу кимү бик тиз булырга охшамаган: 2050 елда нефть куллану күләме 2000 елдагы кебек булачак әле.

Маркалары нәрсә белән аерыла?

Төрле яткылыклардан чыгарылуы белән. Бер үк яткылыкның төрле катламнарында да ул төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, бер катламда нефть белән туклана торган микроорганизмнар (андыйлар да бар) була. Алар җиңел бензин фрак­цияләрен ашый, ә авыр мазутлар кала. Углеводородлардан тыш, нефтьтә башка катнашмалар да бар. Әйтик, күкерт. Аның микъдары 0,25-4 процент булырга мөмкин. Нефть эшкәртү заводларына (НПЗ) аны күкерттән чистартырга туры килә. Шуңа күрә составында күкерт азрак булган нефть төрләре югарырак бәяләнә. Әйтик, моңа кадәр Каспий диңгезе илләре нефтенең җиңел (күкертсез) сортлары югары бәяләнде. Ә пандемия чорында авиация керосинына ихтыяҗ аеруча нык төшкәнгә, алар зур ташлама белән сатыла башлады.

Русиядә кыйммәтме?

Русиядә төрле нефть чыгарыла. Мәсәлән, Ерак Көнчыгышта шактый кыйммәтле аз күкертле җиңел нефть чыга. Новороссийск портына торба буйлап китерелә торган “Siberian Light” сортлы нефть — җиңел һәм аз күкертле. Ә иң күбе – “Urals” маркалысы. Ул Европага торбаүткәргеч аша кудырылучы җиңел һәм аз күкертле Себер нефтенә Башкортстанның һәм Татарстанның шактый авыр һәм югары күкертле нефте кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Европаның “Brent сорты”, кагыйдә буларак, 2-3 долларга кыйммәтрәк йөри. Әмма соңгы елларда “Urals” та сорау белән файдалана. Европада “Brent” маркасы күбрәк таралган. Төньяк диңгездәге “Brent”, “Forties”, “Osebeek”, “Ekofisk” һәм “Troll” яткылыкларынннан чыгарылган җиңел нефть “Brent” маркасы белән сәүдә ителә. “Brent” яткылыгы инде эшкәртелми диярлек, әмма исеме халыкара сәүдәгә кереп калган.

Бәяләр төшү – СССР таркалуга сәбәпче?

1970-1980 еллардагы социаль-икътисади иминлек, чыннан да, нефть сату белән бәйле. СССР ул вакытта, хәзерге Русиягә караганда, нефтьне азрак экспортлаган, әйтик, 1985 елда нефть һәм нефть продуктлары экспорты якынча 200 миллион тонна тәшкил иткән (Русия бүген 400 миллион тоннадан артык экспортлый). Шул ук вакытта 120 миллион тонна совет экспорты СЭВ (икътисади ярдәмләшү советы) илләренә бара һәм социалистик лагерь товар әйләнешенең бер өлеше була. Икенче төрле әйткәндә, СССРга СЭВтан валюта кермәгән. 1986 елдагы аналитик язмада совет экспортының гомум күләме — 82 миллиард долларлык, ә 1986 елда 60 миллиардлык булган диелә. Ә илнең гомум алтын-валюта резервы якынча 50 миллиард исәпләнгән. Бүгенге көндә Русиянең алтын валюта резервлары — 550 миллиард доллар.
1980 еллар уртасында нефтькә бәяләр төшү өстенә СССР янә ике авыр хәлгә тарый: 1986 елдагы Чернобыль авариясе һәм Әфганстан сугышы берничә дистә миллиард сумга бәяләнгән. Моннан тыш, социалистик планлаштыру һәм икътисад белән идарә итү үзенчәлекләре аркасында товар дефициты барлыкка килгән. Илнең халык хуҗалыгы өчен комплектлау әйберләре, материаллар, станоклар валютага сатып алынган. Мәсәлән, бер төр химик матдәне сатып алу мөмкинлеге булмау сәбәпле, бөтен ил буенча кер порошогын җитештерү туктатылган һ.б.

Өзеклеккә китерерме?

Икътисадта дәүләтнең өлеше зур булуга карамастан, Русиядә базар икътисады хакимлек итә. 2008-09 еллар өзеклеген дә, 2014 елдан соң нефть базарының тотрыксызлыгын да ил тетрәнүләрсез узды дияргә була. Нефтькә бәяләр төшү һәм табыш яки экспорт күләмнәренең кимүе икътисади статистикага да, илебез халкының реаль тормышына да йогынты ясамый калмый, әлбәттә. Бигрәк тә әлегедәй пандемия чорында. Нефть саткан акчаның бер өлешен гомумдәүләт хәвефсезлек фондына (ФНБ) күчерә бару, акрынлап икътисадны нефть һәм газга бәйлелектән арындыру киләчәккә өмет белән карау мөмкинлеге бирә.

Сәхифәне Идрис СӘЕТГАЛИЕВ әзерләде.
Читайте нас