+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Республика
25 Мая 2021, 08:49

Вәхшилекме бу?

Бишбүләк районындагы мулланың кылыгы буенча тикшерү булмакчы.

Бишбүләк районының Бишбүләк авылында яшәүчеләр урындагы мулланың кылыгы белән ризалашмыйчы, полициягә мөрәҗәгать иткән.
"Дин артында яшерелүче вәхшилек бу! Урындагы мулла үзенең фикердәшләре белән зиратта өмә үткәргән һәм каберләр өстендәге барлык чәчәкләрне, венокларны чыгарып ташлаган. Бу турыда ул мәрхүмнәрнең туганнарына да алдан хәбәр итмәде. Якыннарыбызның истәлеген саклауда никадәр начарлык эшләвен дә аңламый ул! Моңа кадәр каралган каберләрнең бер җир участогы гына булып калуын күреп җан әрни", - дип язган биредә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә.
Районда яшәүчеләр белдерүенчә, бернинди дин дә кешенең әхлакый ягына каршы килми, шуңа да бу хәл буенча ул кеше закон буенча хөкем ителергә тиеш.
Читайте нас