Кичә Уфада Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Бөтенрусия күз һәм пластик хирургия үзәге бинасына ОБЭП һәм ОМОН хезмәткәрләре килеп кергән. Ни булган?
Бу хакта клиниканың баш фәнни консультанты Эрнст Мулдашев болай ди:
- Минем өчен көтмәгәндә үзәккә Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге һәм ОМОН хезмәткәрләре килеп керде. Алар бухгалтериядән, генеральный директор Радик Кадыйровның кабинетыннан һәм бөтендөнья танылган үзәкнең тагын берничә бүлекләреннән аллоплант җитештерү буенча документларны алды. Мин моның белән Эчке эшләр министрлыгы шөгыльләнә дип аңлыйм. Монда криминал бар. Ягъни минем исемемдәге үзәк шундый күңелсез хәлгә юлыккан. Ничек шулай булды? Кызганычка каршы, мин, генеральный директор вазыйфасыннан киткәндә, үз укучым Радик Завиловичка урынымны тәкъдим иттем, шуннан соң бик зур кыенлыклар башланды да инде. Иң яхшы, бик мөһим сигез бүлек юкка чыгарылды. Иң яхшы 35 хезмәткәр эштән азат ителде. Беләсезме, бу бик аяныч, үзәк, чыннан да, бөтен дөньяга мәгълүм, кешеләр 90 илдән безгә - периферия шәһәренә дәваланырга килә. Бу бит Мәскәү, Санкт-Петербург, Париж яки Лондон түгел. Һәм без моның белән бик горурланабыз. Әмма Үзәк эшчәнлеге абына башлады. Фән, галимнәрнең уй-фикерләре беркайда да искә алынмый. Бөтен җирдә видеокамералар куелды, минем кабинет янында – тыңлаучы җайланма. Әлбәттә, туры юлга күндерүче сүзләр булыр. Әлегә биредә көнчеллек хакимлек итә.
Галим фикеренчә, аллоплантны дистәләгән илдән сатып алалар. Сәүдә итүдә чиста куллы булырга кирәк.
Әйткәндәй, ОМОН килеп кергәндә Эрнст Мулдашев ике амеркалы кешегә һәм Сербиядән килгән хатынга операция ясаган.
Фото: "Башинформ"