Башкортстанда елына 100 мең тоннага кадәр калдыкларны эшкәртү мөмкинлеге булган чүп-чарны сортларга аеру комплексы барлыкка киләчәк.
Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган видеоселектор киңәшмәсендә Премьер-министр Андрей Назаров, республика Башлыгы Радик Хәбиров белән бергә Туймазыда чүп-чарны сортларга аеру комплексында булуы турында сөйләде.
"Экология Т" төбәк операторы якын арада чүп-чарны сортларга аеру комплексын эшләтеп җибәрергә планлаштыра һәм анда елына 100 мең тоннага кадәр калдык эшкәртә алачак. Объектны файдалануга тапшырганнан соң, күрше участокта шулай ук компостлау мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
- Комплексны кулланышка кертү, яңа эш урыннары булдырудан тыш, Туймазыда полигонны файдалыну вакытын озайтырга, аны кабат куллану өчен икенчел чимал чыгару өлешен арттырырга ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үтте Премьер-министр.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе - каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларының эш сыйфатын анализлау. Төбәк операторлары тарафыннан системада калдыкларны чыгару фактларын теркәүнең тотрыклы колачлавы теркәлгән контейнер мәйданчыкларының гомум саныннан 99 процент дәрәҗәсендә тәэмин ителгән.
Киңәшмәдә контейнер мәйданчыкларын үсемлек калдыклары белән чүпләү мәсьәләсе дә каралды.
Янгын чыгу куркынычы чоры тәмамланганнан соң (4 июньнән), янгынга каршы нормаларны үтәп, үсемлек калдыкларын яндыру рөхсәт ителә.
Андрей Назаров ассызыклаганча, каты коммуналь калдыклар белән эш итүдәге реформа чүпне сыйфатлы һәм үз вакытында чыгаруны гына түгел, эшкәртү һәм утильләштерүдә инфраструктураны үстерүне дә күздә тота.