Алынган җәрәхәтләр арытаба яшәүгә өмет калдырмый.
Башкортстанда 37 яшьлек төзүченең гомере өзелде. Бу хакта республиканың Дәүләт хезмәт инспекциясе хәбәр итә.
27 майда ир-ат төзелеш-монтаж эшләрен башкарган. Әмма берникадәр вакыттан ул лифтның ачык шахтасына егылып, 8,4 метр биеклектән килеп төшә. Алган җәрәхәтләнүдән шунда ук вафат була Хәзер ведомство фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү үткәрә.
Тикшерүләр хезмәткәрнең эш шартларын, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәлешенә ачыклык кертер. Тик менә аны иртән озатып калган, ә кичен көтеп алалмаган якыннарына гына шушы югалту ачысы белән арытаба яшәргә туры киләчәк.