+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
9 июнь 2021, 11:27

Гаилә квизына рәхим итегез!

Ул "Торатау" геопаркы буенча узачак.

12 июньдә Уфада "Арт-Квадрат" иҗтимагый киңлек мәйданчыгында ("Сердце" холлы, 16.00 сәггатьтә) башкала халкы һәм кунаклары өчен "Торатау" геопаркы буенча гаилә квизы узачак.
Квиз мәсьәләләре Башкортстан Республикасының мәдәни, тарихи, табигый һәм геологик мирасына, шул исәптән "Торатау" геопаркы территориясенә багышланачак. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.
Исегезгә төшерәбез, “Торатау” геопаркы Башкортстан Республикасының 4 районы территориясендә - Ишембайда, Стәрлетамакта, Гафурида һәм Мәләвездә 155 табигый һәм мәдәни мирас ядкарен үз эченә ала. Геопаркның төп истәлекле урыннары - Торатау, Юрактау һәм Куштау шиханнары, "Усолка" геологик киселеше халыкара әһәмияткә ия. Башкортстан геопарклар үсешенә аерым игътибар бирә, башка төбәкләр һәм дөнья җәмәгатьчелеге ягыннан да зур кызыксыну уята.
Квизны "Арт-Квадрат" иҗтимагый киңлекләре, ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан Республикасы комитеты һәм "Торатау" геопаркы оештыра. Чара Уфа шәһәре көненә багышланган.
Читайте нас