+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
9 июнь 2021, 10:56

"Әнием, мин сине яратам, килеп ал мине, зинһар!"

Бу хатлардан туңган җаннар да эридер...

Уфадагы балалар йортында инде ике ел "Әнигә хат" проектын алып баралар. Анда балалар исеменнән учреждение хезмәткәрләре теге яки бу сәбәпләр аркасында балаларын социаль хезмәткәрләргә бирергә мәҗбүр булган кешеләргә мөрәҗәгать итә. Алар сүзләренчә, мондый хатлардан соң еш кына ата-аналар акылга керә һәм балаларны кире гаиләгә ала.
«Кадерле әнием! Без сине бик сагынабыз, ә син безгә шалтыратмыйсың да. Башка балаларга әниләре видеоэлемтә аша шалтыраталар. Без синең бөтен проблемаларыңны хәл итүеңне һәм безне өйгә кире алып кайтуыңны көтәбез. Без өйдә, синең белән яшәргә телибез. Әнием, зинһар, опекага кил, безне кайтару өчен нинди документлар кирәклеген бел. Алып китәр өчен барысын да эшлә. Без башка гаиләгә барырга теләмибез!"
Бу социаль хезмәткәрләр язган хатларның берсе генә.
- Дүрт яшьтән кечерәк балалар үзләре яза алмый. Алар өчен без язабыз һәм әти-әниләренең өй адресына җибәрәбез. Хатны ала алмаучылар да бардыр, чөнки алар инде күрсәтелгән адрес буенча яшәми. Ләкин без хатның ахырында телефон номерын күрсәтәбез, һәм 90 процент очракта алар шалтырата, балаларының хәлен белә. Без аларга балаларын өйләренә кайтару өчен нинди документлар җыярга кирәклеген аңлатабыз. Кагыйдә буларак, 95 процент бала гаиләгә эләгә. Балаларны еш кына уллыкка-кызлыкка алалар. 2-3 кеше балалар йортларына яки интернатларга (опекун таба алмыйча) күчә, - дип сөйләде Уфаның Балалар йорты хезмәткәре Эльвира Мөхәммәдиева.
Һәркем хаталанырга мөмкин. Әмма бу хаталарны төзәтә белү дә мөһим. Ә социаль хезмәткәрләр авыр тормыш хәлендә калган балаларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә акылга килергә ярдәм итә.
Читайте нас