Башкортстанның ЮХХДИ җитәкчесе Динар Гыйльметдинов отставкага китә. Бүген ул үз коллективы белән хушлаша.
Республиканың төп "гаишнигын"ның эштән китүе аның Дәүләт думасына сайлауларда катнашуы белән бәйле. Ул "Бердәм Русия" праймеризында Стәрлетамак бермандатлы сайлау округы буенча беренче урынны алды.
Төбәктә баш дәүләт автоинспекторы вазыйфаларын әлегә Владимир Севастьянов башкарачак дип ниятләнә. Ул - Динар Гыйльметдиновның урынбасары. Бу мәгълүматны рәсми раслау әлегә юк.
Динар Гыйльметдинов юл полициясендә 1991 елдан хезмәт итә. 2005 елның мартында ул Башкортстанның ЮХХДИ бүлеген җитәкли.