+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
16 июнь 2021, 16:41

Грантлар конкурсына гаризалар тапшыру тәмамланды

Аны төрле тармакны үстерүгә юнәлтергә мөмкин.

Аны төрле тармакны үстерүгә юнәлтергә мөмкин.
Кичә республиканың Гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фонды гражданнар җәмгыяте үсешенә һәм социаль әһәмиятле программаларны тормышка ашыруга Башкортстан Башлыгының грантлар конкурсына гаризалар кабул итүне тәмамлады. Конкурска гаризалар 17 майдан 15 июньгә кадәр кабул ителде.
Башкортстан Республикасының коммерция карамагында булмаган оешмалары үзләренең гаризаларын социаль хезмәт күрсәтү һәм гражданнарны яклау, гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү, яшьләр сәясәте, гражданнар җәмгыяте институтларына ярдәм итү, сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны пропагандалау, фән, мәгариф, әйләнә-тирә мохитне саклау, милләтара һәм динара татулыкны, мәдәниятне, сәнгатьне һәм тарихи хәтерне саклап калу юнәлешләре буенча җибәрә алды.
Конкурска барлыгы 342 гариза кергән. Бу - Фонд тарафыннан уздырыла торган барлык грант конкурслары арасында гаризаларның рекордлы саны. Проектларның сорала торган суммасы 729 411 340 сум тәшкил итте, финанслашу суммасы - 308 613 955,7 сум. Конкурс буенча гаризаларның гомум суммасы 1 038 025 296 сум тәшкил итте. Конкурс Президент грантлары фонды финанславында уздырыла. Конкурсның гомум бюджеты 164,8 миллион сум тәшкил итә.
Читайте нас