Кичә Стәрлетамак-Фёдоровка автомобиль юлының 45нче чакрымында автоавария теркәлгән.
Республиканың ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 62 яшьлек Стәрлетамакта яшәүче "ВАЗ-2110" руле артында хәрәкәт иткән. Ниндидер мизгелдә машина йөртүче идарәне югалткан һәм юл читенә төшеп китеп, әйләнгән.
Алынган җәрәхәтләрдән водитель шунда ук һәлак булган. ЮХХДИ хезмәткәрләре булган хәлнең барлык сәбәпләрен тикшерә.
Бер тәүлек эчендә Башкортстанда 9 авария булды, аларда 13 кеше зыян күрде, берсе һәлак булды.