+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
17 июнь 2021, 10:34

Берлинны алган ул

Фронтовик, имам-хатыйб Галләметдин Низаметдиновның якты истәлегенә.

Фронтовик, имам-хатыйб Галләметдин Низаметдиновның якты истәлегенә.

Галләметдин Низаметдинов 1935 елда Кызыл Армия саф­ларына алына. Башта Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Анда кече лейтенантлар әзерли торган курсларны тәмам­лый һәм 21нче дивизиянең взвод командиры итеп билге­ләнә. 1941 елның августында ул хезмәт иткән дивизия Төньяк фронтка җибәрелә. Анда бу взвод Ладога күле буенда Ленинградны обороналау өчен тәгаенләнә. Тарихи “Яшәү юлы”н саклыйлар, камауда калган шәһәрне азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүдә катнашалар.

...Кар яңарак кына төшә башлаган вакыт. Кече лейтенант Галләметдин Низаметдинов иртәнге сәгать бишләрдә сакчы­ларның хезмәтен тикшерергә чыга. Шулвакыт дошман развед­касының тылга үтеп керүен шәйләп ала. Бу төркем 7 ке­ше­дән булып чыга. Аларның “тел” алып китәргә маташуы аңла­шыла.
– Алып китми торсыннар әле, – ди Галләметдин үзалдына, һәм ул, тегеләрне уздырып, үзе һөҗүм итә. Аның тәвәккәллеге аркасында ике немец “тел” хә­лендә кала, башкалары качып ко­тыла. Әмма кече лейтенант үзе дә яралана. Икенче көнне взвод командирын тылга – Свердловск хәрби госпиталенә озаталар.
1942 елда Чиләбе өлкәсенең Югары Уфалей шәһәрендә 720нче махсус укчылар полкы төзелә. Апрельдә ул Көньяк-Көнбатыш фронтына җибәрелә. Харьков шәһәре өчен барган каты алышларда кече лейтенант Низаметдинов тагын яралана. Аягын снаряд ярчыгы тишеп чыга. Итеге кан белән тула, әмма ул взвод белән командалык итүне дәвам итә. Сугыш тынганнан соң, хәлдән таеп егыла. Ярасы шактый куркыныч булып чыга. Янә бер айдан артык госпитальдә дәваланырга мәҗ­бүр була. Савыгып аякка баскач, запастагы полкка җибәрелә, һәм монда аңа лейтенант званиесе бирелә.
1943 елның мартында “Выстрел” дигән тактик укчылар әзерләү курсларында укый башлый. Июнь азакларында курслар тәмамлана һәм лейтенант Низаметдиновка танкларга каршы рота (ПТР) командиры вазыйфасын йөкләтәләр. Беренче Украина фронтының I танк армиясе составында аның ротасы зур алышларда катнаша.
– Берлин өчен барган сугышлар әле булса төшләремә керә, – дип искә ала иде ул.
1945 елның апрель азакларында аның ротасы, Шпрее елгасын кичеп, дошманның 7 бронетранспортерын яндыра. Елга аша кичүне яхшы оештырган, оста командалык иткән өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 2 майда Берлин шәһәрендә контузия ала, ләкин госпитальгә барудан баш тарта. Яуның соңгы көннәрендә генә аның ротаны ташлап китәсе килми. Сугыштан соң лейтенант Низаметдинов Германия җирен­дә хезмәтен дәвам итә. Ләкин күңеле туган илгә ашкына. Сугыш елларында әтисе үлеп, үги әнисе дә авыру килеш балалар белән торып кала. Алар ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә ул үзен отставкага җибәрүләрен сорап рапорт яза. Әмма Низаметдинов тәҗрибәле командир, кадровый офицер бул­ганлыктан, аның үтенечен канәгать­­ләнде­рергә ашыкмыйлар. Икенче тапкыр рапорт язганнан соң, 1946 ел­ның октябрь аенда гына аңа Туган илгә кайту мөм­кинлеге бирелә.
Тыныч тормышның тәүге елларында Галлә­метдин Хисаметдин улы Югары Уфа­лей шәһә­рендә эчке эшләр органнарында тәэ­минат­чы булып эшли. 1950 елда Куергазы райо­нының Маячный поселогына эшкә җибәрелә. Тө­зе­­леш эшләре буенча комендант була. Аннары, ун еллап вакыт үткәч, Шә­багыш авылында төпләнә.
Дини рухта тәрбия­лә­неп үскән егет буларак, сугышта белгән барлык догаларын кабатлап йөри. Тыныч тормышка күчкәч, әти-әнисеннән калган дини китапларны укый. Кушнаренко районында яшәүче бер җиңгәсе аңарга “Ясин” сүрәсен почта аша җи-бәрә. Галләметдин абый аны шунда ук ятлый, мәгъ­нәсенә дә төшенә. Аннары башка догаларны, яшьрәк чакта үзләштерергә өлгер­мәгән намаз тәртипләрен дә өйрәнә. Дәһри­лек чәч­кә аткан елларда да ул беркемнән дә тартынмый. Кеше Аллаһы Тәга­ләдән генә куркырга, гаебе булмаса, башка берәүдән дә курык­маска тиеш дип саный ул. “Иман шартын” да тулысынча ятлый, аның мәгънәсен ныклап үзләш­терә. Тора-бара Коръән уку тәртип­ләрен өйрәнә. Барысына да төшенеп беткәч, Мөхәммәт­сафа мулла белән җеназа, гает намазларын укый башлый. 1973 елда лаеклы ялга чыккач, аның мөмкинлекләре арта төшә.
Әмма Галләметдин Хисаметдин улы дөньяви га­мәлләрне дә онытмый. Лаеклы ялда булуына карамастан, “Күмертау” совхозына ярдәмләшүдән туктамый. Пенсиягә чыккач та әле аны ун ел буена төрле эшләргә җәлеп итәләр. Ул ат җигеп чәчү орлыгы ташый, печән хәзерләү, уңыш җыю кампа­ния­ләрендә актив катнаша.
Вакыт су кебек ага. Буыннар алышына. Ке­шеләр олыгая. Мөхәм­мәтсафа хәзрәт Кантюков та каты авырый һәм ул Гал­ләметдин абыйга:
– Мин инде озак яши алмам, – дип васыять әйтә. – Дини йолаларыбызны тик син генә алып бара алыр­сың, минем изге гамә-лемне дәвам итәрсең.
Галләметдин Хисаметдин улы остазының васыятен тулысынча үти, авылдашларының ышанычын чын күңел-дән аклый. Үзенең изге эшләре, күркәм гадәт-ләре белән башкаларга үрнәк булып тора. Хәзрәт ха­лыкның күп-тәнге хыялы булган мәчет төзү эшләрен башлап йөри. 1996 ел­да, Шә­багыш авылы күрке булып, мә­һабәт манаралы Аллаһ йорты калкып чыга. Изге Корбан гаете көнне мәчет үзенең ишеклә­рен ача. Авылы­бызның аксакалы, имам-хатиб Галләметдин хәзрәт җыелган халыкны шушы олы вакыйга уңае белән котлый, бик матур, бай эчтәлекле вәгазь сөйли. Галләметдин хәзрәтнең мәктәп­тә укучы оныклары да әнә келәм өстенә тезелешеп утырганнар. Картәтиләреннән өйрәнеп алган догаларны алар ул көнне яттан сөйләде.
Бөек Ватан сугышы ветераны Галләметдин Низаметдинов Шәбагыш авылы мәктәбендә, мәдәният йортында үткән бәй­рәм чараларына, очрашуларга бик теләп йөрде. Аның чыгышларын өлкәннәр дә, балалар да йотлыгып тыңлады. Запастагы хәрби офицерның хәтере шул­кадәр яхшы булды: Бөек Ватан сугышына бәйле төрле даталар, вакыйгалар, исем-атамалар турында түкми-чәчми сөйли ала иде.
Озын тормыш юлы үткән ветеранның Тынычлык урамы буйлап хәрбиләрчә төз басып, гәүдәсен туры тотып, җайлап кына атлап килүе һаман күз алдында. Аның белән аралашкан, сөйләшеп утырган вакытларны сагынып искә алам.
Галләметдин хәзрәтнең вафатына да май аенда егерме ел тулды. Балалары һәм оныклары аның үзе исән чакта сөй-ләгән истәлекләрен яңарта, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы турында Интернет челтәрендә, матбугат битлә­рен­дә чыгыш ясый. Аның якты истәлеге фотосурәтләрдә, якын кешеләренең, яшь буын­ның күңел түрендә саклана.
Фронтовик авылдашыбыз Галләметдин Низаметдиновның рухы шат булсын.

Илшат НӘҖМИЕВ.
Куергазы районы,
Шәбагыш авылы.
Читайте нас