+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
18 июнь 2021, 11:12

Бүген туңдырачак!

Яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне капларга онытмагыз!

Башкортстанда 19 июньдә төнлә һәм иртән кырау көтелә. Һава температурасы республиканың аерым төньяк-көнчыгыш һәм таулы районнарында 0 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча төбәк дәүләт комитетында кисәттеләр.
- Каты салкыннар авыл хуҗалыгы үсемлекләре өчен куркыныч тудыра. Үсемлекләрне яклау өчен аларны яшерүне тәэмин итәргә кирәк, - дип мөрәҗәгать иттеләр анда. - Табигатьтә ял итүчеләргә һава шартларын исәпкә алырга кирәк. Кием-салым һава шартларына туры килергә тиеш.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, республикада бу төнне уртача температура 5-10 градус тәшкил итәчәк, көндез - җылырак, 22-27 градус булачак. Җитди явым-төшем фаразланмый.
Фото: ukranews.com
Читайте нас