+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
22 июнь 2021, 17:49

"Әни, гафу ит!"

Бүген иртән күпкатлы йорт тәрәзәсеннән ир-егет килеп төшкән.

Бүген иртән күпкатлы йорт тәрәзәсеннән ир-егет килеп төшкән.
Уфа районындагы «Михайловка Green Place» торак комплексында бүген иртән дүртенче кат тәрәзәсеннән ир-егет егылп төшкән. Вакыйганың шаһитлары ашыгыч ярдәм чакырткан һәм зыян күрүчене табиблар алып киткән. Ашыгыч ярдәм машинасына кергәндә ир исән була әле.
Табиблар аны алып киткәндә ул: «Әни, гафу ит», - дип кычкыра.
Кызганычка каршы, башкача хәбәр юк. Әлегә ирнең исәнме икәнлеге дә ачыкланмаган. Шулай ук аның әнисенә сүзләре дә нинди мәгънәгә ия булуын әйтүче юк. Әлеге хәлгә якын киләчәктә белгечләр ачыклык кертер.
Якыннарыбызга игътибарлы булыйк!
Фото: ufatime.ru
Читайте нас: