+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
23 июнь 2021, 15:59

3 яшьлек кызчык самокатта йөргән булган...

Булган хәлне хокук сакчылары тикшерә.

Кичә Учалыда балигъ булмаган бала катнашлыгында авария булган. Чит ил машинасында ир-ат "зебра"да өч яшьлек кызны бәрдергән.
Видеокүзәтү камерасыннан кадрларда баланың әнисе белән янәшә самокатта барганлыгы яхшы күренә. Ләкин Ленин һәм Мортазин урамнары чатында кыз алга чыгып, зебра буйлап китә. Нәкъ шул вакытта аңа чит ил машинасы килеп бәрелә дә инде.
"Митсубиси Лансер" руле артында 22 яшьлек урындагы кеше булган. Баланы бәрдерүе турында тавышлар ишеткәч кенә ул артка чигенә һәм шунда ук гаиләгә ярдәм итәргә йөгереп чыга.
Бәхеткә, табиблар кызда җитди җәрәхәтләр тапмаган. ЮХХДИ хезмәткәрләре булган хәлне тикшерә.
Фото: bash.news
Читайте нас: