+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
24 июнь 2021, 10:46

Чумалар да, калкып чыкмыйлар

Су корбаннары көн саен арта.

Республикада суга батып үлүчеләр саны көннән-көн арта. 22 июньдә Кыйгы районының Колмәт авылы янындагы Әй елгасында да фаҗига булган. 52 яшьлек ир-егет сплав вакытында катамараннан суга чумган, әмма кире калкып чыкмаган. Хәзер аның гәүдәсен водолазлар эзли.
Шул ук көнне Калтасы районының Михайловка авылы буасында 50 яшьлек ир-егет батып үлгән. Аның гәүдәсен урындагы халык судан чыгарган, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.
Ел саен җәйге су коену вакытында республиканың дистәләгән кешесен югалтабыз. Гадәттә, алар - сәламәт, яшь кешеләр. Ә балаларның батып үлүе - тагын да аянычлырак. Бер уйланмаган адым да зур фаҗигагә китерә ала. Үзебезгә генә түгел, якыннарыбызга да битараф булмыйк.
Фото: imag.one
Читайте нас: