+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
24 июнь 2021, 12:00

Имтиханнан соң тагын бер үсмер үзенә кул салган

Күптән түгел генә БДИдан соң Уфада 18 яшьлек егетнең үле гәүдәсен тапканнар иде.

Күптән түгел генә БДИдан соң Уфада 18 яшьлек егетнең үле гәүдәсен тапканнар иде.

Әбҗәлил районында дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң, 9нчы сыйныф укучысы үз-үзен үтергән.

Билгеле булуынча, кыз мәктәптән соң колледжга укырга керергә планлаштырган, ләкин математика буенча имтиханны беренче тапкырдан да, икенчесендә дә тапшыра алмаган.

Әлеге вакытта белгечләр булган хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

Һәр ата-ана баласының тормышта үз урынын табуын тели. Бала һәркемгә газиз. Шулай да болай да катлаулы чорларында алар белән бергә булсак иде. Имтихан - бала психикасы өчен бик авыр. Ә аны тапшыра алмау тагын да көчлерәк тәэсир итә. Балаларыбызның күңел тынычлыгына битараф булмыйк. Мондый сынауларга аларны алдан ук әзерләргә кирәклеге көн кебек ачык хәзер. Имтиханга әзерләнү белем бирү белән генә чикләнмәсен иде. Һәр укучы яратылуын, үзенең башкаларга кирәк булуын, ничек кенә булса да, тормышта үз урынын таба алачагын белеп үссен.
Фото: sunhome.ru
Читайте нас: