+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
24 июнь 2021, 10:41

Көчле янгыннын Коръән китабы гына калган...

Янгын ике йортны юк иткән.

21 июньдә Бөрҗән районының Иске Субханкул авылында коточкыч янгын булган, ул берьюлы ике авыл йортын тулысынча юк иткән. Урындагы халык сүзләренчә, янгында берәү дә зыян күрмәгән, ә янгын сүндерүчеләргә ялкын белән көрәшергә авыл халкы үзе ярдәм иткән.
Бераздан янгын сүндерүчеләр янган әйберләрне тикшерә башлаган. Бер урында алар чын могҗизага тап булган - ут һәм су кагылмаган Коръән китабы тапканнар.
- Мондый хәлне ишеткән бар иде, ләкин мин андый әйберләргә ышанмый идем. Карагыз, монда барысы да ачык күренә. Китапның тышы каралган, ә бер генә бите дә зарарланмаган. Янгын вакытында бик күп су сибелде, ут та бер нәрсәне дә кызганмады. Ә китап чыланмаган да, бер бите дә янмаган, - ди урында яшәүче.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: