+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
25 июнь 2021, 13:42

Уфада туган якны өйрәнүчеләр форумы ачылды

Бүген Уфада “Торатау” конгресс-холлында туган якны өйрәнүчеләрнең беренче форумы ачылды.

Бүген Уфада “Торатау” конгресс-холлында туган якны өйрәнүчеләрнең беренче форумы ачылды.
Форумда дүрт сектор эшләячәк. Алар: Башкортстанның торак пунктлары тарихын өйрәнү, туган якны өйрәнүдә яңа формат буларак башкорт ыруларының генеалогик тикшеренүләре һәм хәрәкәте, республикада археология һәйкәлләрен өйрәнү һәм популярлаштыру проблемалары, музей һәм китапханәләрнең туган якны өйрәнү эшен популярлаштыруда роле.

Форумга галимнәр, тарихчылар, башкорт корылтае вәкилләре, музей һәм китапханә хезмәткәрләре, журналистлар, шул исәптән район гәзитләре вәкилләре чакырылган.

Форумны ачып, анда катнашучыларны Бөтендөнья башкорт корылтае президиумы рәисе Эльвира Аеткулова сәламләде. Ул форумда катнашучыларның барысына да уңышлар теләде һәм форум эшчәнлегеннән фәһем алып, тәҗрибә туплап кайтуларын теләде.

Фото: Зөһрә Исламова.

Фото: Башинформ.
Читайте нас: