+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
28 июнь 2021, 13:01

14 яшьтән кияүгә чыгу кирәкме?..

Башкортстанда яшәүче дистәләгән кыз үсмер чагында ук гаилә кора.

Башстат республикада гаилә төзү турында кызыклы статистика китерә.
Белгечләр сөйләвенчә, былтыр балигъ булганчы 9 егет һәм 128 кыз никахлашкан. Рәсми рәвештә никахлашу яше 18 яшьтән билгеләнүгә карамастан, кайбер шартларда яшьләр яшьрәк тә булырга мөмкин.
2020 елда 14-35 яшьлек 14 366 егет һәм 15 099 кыз никахлашкан. Шул ук вакытта традицион рәвештә кияүгә чыгу һәм өйләнү өчен иң популяр яшь - 20-29 булып кала.
Халыкта "никах сәгате җитсә, аны тоткарлап булмый" дигән сүз бар. Шулай булгач, бу парларга бары бер теләк: гаиләләрегез ныклы булсын.
Фото: stihi.ru
Читайте нас: