"Кызыл таң"ның "ВКонтакте" төркемендә берсеннән-берсе кызыклырак бәйгеләр үткәрелеп кенә тора. Менә күптән түгел "Иң яхшы теплица" дигән фотоконкурс узды. Анда Дүртөйле шәһәрендә яшәүче Рәйсә Хаҗипова җиңеп чыкты. Вәгъдә ителгән бүләкне бүген Рәйсә Гайнел кызына тапшырып кайттык.
Рәйсә Хаҗипова - Дүртөйле шәһәренең 10нчы "Ләйсән" балалар бакчасының мөдире. Ул бөтен гомерен мәгариф, балалар тәрбияләү өлкәсенә багышлаган.
Бүген бу балалар бакчасының Дүртөйледә абруе зур, әти-әниләр сабыйларын нәкъ менә бирегә йөртергә тели, чөнки “Ләйсән”нән кызлар һәм малайлар мәктәпкә яхшы әзерлек белән бара, алар һәрьяклап гармонияле үсешсен өчен тәрбиячеләр зур көч сала. "Ләйсән"нең казанышларында, әлбәттә, аның мөдиренең дә өлеше бәяләп бетергесез.
“Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” Рәйсә Гайнел кызы үз эшенә мөкиббән: балалар бакчасының эшчәнлеге, хезмәттәшләренең, тәрбияләнүчеләренең уңышлары хакында чын күңеленнән сөенеп бәян итә. Ә менә үзе күләгәдәрәк калуны хуп күрә. Шул ук вакытта аның үзе хакында да яхшы сүзләр генә әйтеп була: тормыш юлдашы Радик Гандәлиф улы белән өч дистә елдан артык үрнәкле гаилә булып гомер кичерәләр, менә дигән ул һәм кыз үстергәннәр, хәзер инде оныклар тәрбияләүдә катнашалар.
Рәйсә Гайнел кызы уңган бакчачы да: күрше-тирә арасында иң беренче булып аның теплицасында кыяр һәм помидор өлгерә, бакчасында җиләк-җимешнең әллә ничә сорты үсә, ихатасында чәчәкләре иртә яздан сары көзгә кадәр күз явын алып утыра.
Гәзитебез бәйгесендә җиңгән өчен Рәйсә ханымга бик тәмле бәлешләр пешерә торган яхшы таба бүләк ителде. "Кунакка килегез, бәлеш тә әзер булыр, теплицамда кыяр һәм помидорлар да өлгерде!" - дип җаваплады бәхетле җиңүчебез.
Фото: Миләүшә Латыйпова.