Кыйгы районына хакимият башлыгы итеп хатын-кыз тәгаенләнгәч, күпләр аңа зур өметләр багларга икеләнеп калды кебек. Әмма бераздан республиканың төньяк-көнчыгыш төбәгеннән яхшы хәбәрләр килә башлады: заводлар ачыла, юллар төзекләндерелә, төбәктә беренчеләрдән булып чәчүне тәмамлаганнар, орлыкны дымлы туфракка салырга өлгергәннәр... Районны күрергә, хакимият башлыгы Зөһрә Мәүлитбай кызы Гордиенко белән якыннан танышырга дигән уй белән Кыйгыга юлландык. Сүзне аның үзенә бирәбез.
– Башкортстанда соңгы елларда хатын-кызлардан тәүге хакимият башлыгы булуымны, чыннан да, гүзәл затлардан беренче космонавт Валентина Терешковага охшатучылар булды. Әлбәттә, безнең очракта масштаблар да, шәхесләр дә башка. Шуңа күрә, мин бу чагыштыруны якын итеп шаярту буларак кабул иттем.
Бирегә эшкә тәгаенләнгәнче җитәкчелек тәҗрибәм бар иде инде. Соңгысы – сигез ел Учалы районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасы. Билгеле булуынча, районнарда әлеге вазыйфада эшләүчеләр ешрак алышына. Бу очракта – сигез ел шактый зур вакыт. Шуңа күрә анда яңа кеше булуы хәерле иде. Шушы уйлар белән мин эш урынын алыштырырга булдым, резюмены хакимият органнарына тәкъдим иттем, әмма күңелем белән кайчандыр бик яратып башкарган укытучылык һөнәренә әйләнеп кайтырга әзер идем.
Шул вакытта республика Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуга чакырдылар, анда Кыйгы районы хакимияте башлыгы булырга дигән тәкъдим алдым.
Учалы белән Кыйгы арасы – 200 чакрым тирәсе. Төбәк тә, халык та, социаль-икътисади хәл дә башка. Менә монысы ниндидер дәрәҗәдә билгесез космоска очуны да хәтерләткәндер, бәлки... Әмма хакимият органнарында эшләү тәҗрибәсе, бу өлкәдә билгеле уңышларга ирешкән булуым ышаныч бирде, һәм мин тәвәккәлләдем.
Урманга утын төяп бармыйлар, әмма...
– Яңа урында икмәк-тоз белән каршы алдылар, дип мактана алмыйм. Һәм бу алай булырга тиеш тә түгел. Чынында исә, җитәкчелек итү күпмедер дәрәҗәдә иллюзия-ләргә дә корылган. Үзең идарә иткән коллектив әгъзаларының чын мөнәсәбәтен асылына кадәр белмәскә дә мөмкинсең. Яңа коллективка үз кануннарың белән килеп кермәсәң дә, күпмедер дәрәҗәдә яңалык кертү, кадрлар мәсьәләсендә үзгәрешләрсез булмый. Шуны әйтә алам, мин бирегә бер генә “үз кешем”не дә алып килмәдем. Килгәч, күпмедер үзгәреш кертмичә булмый, шуңа да хакимияттә дә берничә хезмәткәргә яңа эш урыны тәкъдим иттек, бәлки әле тагын үзгәрешләр булыр. Ахырда, һәркем үз вазыйфасына караган эшне җиренә җиткереп башкарса, хакимият башлыгына районның стратегиясен билгеләргә, аны тормышка ашыруга бар көчне салырга мөмкинлек туа.
Үзәктән ерак, башлыча авыл хуҗалыгы исәбенә яшәүче Кыйгы районында эшләвемнең төп максаты – биредәге демографик хәлне яхшы якка үзгәртү, моның өчен эш урыннары булдыру. Районга инвесторлар килергә әзер. Күргәнсездер, кабинет ишегендә “Ивесторларга керү чиратсыз” дип язылып та куелган. Бу безнең аларга мөнәсәбәтебез, хезмәттәшлек итүгә әзерлегебезгә бер ишарә. Әмма аларга кирәкле күләмдә эшче куллар бармы соң? Эшкә яраклы халыкның күбесе – Себер тарафларында, яисә башкалада көн итә.
Юллар, социаль объектлар да төзергә кирәк, әмма барыннан да элек – халыкны эш урыннары белән тәэмин итүне максат итеп куябыз. Шуңа да республиканың төньяк-көнчыгыш төбәгендәге 5 район өчен биредә сөт заводы аякка басты, асфальт-бетон заводы эшли башлады. Ел ярым эшләү дәверендә бу минем иң зур уңышым дип саныйм. Чыннан да, безнең өчен һәр эш урыны кадерле, чөнки аны беркем дә алып китми, ул биредә кала.
“Светофор түгел, юл кирәк!”
– Нинди генә башлангычны да, яңалыкны да халыкның бер өлеше авыр кабул итә. Моны без төбәктә беренче светофор куелгач та тойдык. Ул, беренчедән, юл хәвефсезлеге өчен кирәк иде. Тагын шунысы да мөһим, бездә үскән балалар шәһәрләргә укырга юлланганда, шул мохиткә тизрәк яраклашсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә бурычлыбыз. Әлеге максатта без аларга махсус җиһаздандырылган, шәһәрнекеннән бер дә калышмаган спорт мәйданчыгы, бассейн, заманча Мәдәният йорты, дөнья киңлекләренә чыгу юлы булган китапханә, район үзәгендә күркәм мәйдан һәм башка уңайлыклардан файдаланырга мөмкинлекләр тәкъдим итәбез. Бүген бездә 25 белем бирү учреждениесе, шулар арасында 18 мәктәп, бер лицей бар. Яшьләребез кайда укыса да, район данын арттырсын, бигрәк тә бирегә әйләнеп кайтсын дигән теләктәбез. Сүз дә юк, авылга юлланучы яшь белгечләргә дәүләт ярдәме зур хәзер. Әмма алар арасында үз “миллион”ы бәрабәренә күпмедер эшләп, вакыты узгач, районнан чыгып китү ягын караганнар да бар. Әйтик, аларга махсус йорт салып бирсәк, бәлки болай булмас иде. Кыскасы, һәр яңалыкны да халыкка файдага илткәнче, урыннарда күп эшләргә кирәк әле.
Идән юучы булып та эшләдем
– Җитәкче буларак, эш алымнарының төрлесе бар. Үземә килгәндә, алар арасында һичкайчан да кабул итмәячәге – “байчылык”. Төгәллекне өстен куям. Һәр мәгълүмат күз алдында булсын өчен, барысын да язып барам. Килгән шикаятьләрне дә туплыйм. Аларның һәрберсе урынбасарларыма эш күрсәтмәсе булып хезмәт итә.
Кешелек сыйфатларыма килгәндә, алар СССР дигән бик зур илдә формалашты. Әти-әни хезмәт юлын Себер тарафларында башлаганга күрә, без дә шунда үстек. Анда, нигездә, ике милләт, урыслар һәм “урыс булмаганнар” яши иде. Дөресрәге, татар-башкорт, кыргыз, үзбәк – барыбызны да “татар” дип атадылар. Шуңа да безнең арада бердәмлек көчле булды, кешене бары тик кылган гамәленә карап бәяләү бар иде.
Себердә яшәүчеләрнең тагын бер уртак сыйфаты – ул да булса биредә вакытлыча гына яшәп торып, чын тормышны туган якка кайтып төпләнгәч кенә башларга җыену иде. Хәтерлим, әти фатирга люстра да алмады, кайткач алырбыз әле, янәсе. Ә кайтырга җыенганчы, туксанынчы еллар килеп җитте. Ярый ла без кечерәк булса да йорт сатып алып калалдык. Ә җыелган акчалар, башка бик күпләрнеке кебек, җилгә очты.
Бөтен хыялым – юрист булу иде. Тик “бишле”ләрдән генә торган аттестат та, моңа кадәр алган белем дә ярдәм итмәде, мине укырга алмадылар. Әйләнеп кайтырга акча юк, спортта чыныккан, һәр нәрсәдә җиңүче булырга өйрәнгән кырку холык кына бар. Башны иеп идән юарга алынсам да, менәсе биек таулар, яуланасы үрләр күңелдә инде күптән билгеләнгән иде. Аларны яулаганчы бихисап юллар үтелде, анда төрле кешеләр очрады. Әмма бер нәрсә үзгәрмәде, ул кешегә яшенә, милләтенә, хезмәт урынына, акча янчыгына карап түгел, ә кылган гамәлләренә карап бәя бирү. Үземә дә шундый ук караш булыр дип өметләнәм. Чөнки хакимият башлыгы итеп хатын-кызны тәгаенләү – ул чын-чыннан эксперимент булды. Аның ничек эшләп китүе миннән тора. Шуңа күрә, гүзәл зат кавеменнән булган бик күпләр кебек, мин дә гаиләмә, иремә, әниемә таянам, районда яшәүчеләр арасында бер-береңне хөрмәт итеп, аңлап яшәүгә йөз тотам. Җитәкче буларак, Кыйгы районының киләчәген терлекчелекне, туризмны, эшкуарлыкны үстерүдә күрәм. Район үзәгендә генә 14 кафе эшли, аларның һәрберсендә кунаклар кабул итәргә әзерләр. Челтерәп аккан Әй елгасы, мәгърүр кыялар янында ял итәргә теләүчеләр күп булыр, алар район икътисадына да уңай йогынты ясар дип уйлыйм. Иң мөһиме, таяк кадасаң, агач үсеп чыга торган бәрәкәтле җиргә, нигездә эшсөяр, булдыклы халкыбызга ышанам.
Ә без сезнең ышанычыгызны уртаклашабыз, Зөһрә Мәүлитбаевна. Көн дәвамында гәзит материалы юллап районны ураганда, безне Сезнең командадан белгечләр озатып йөрде. Аларга таянырга була! Йорт алларына кадәр чәчәккә күмелгән авыл урамыннан, мәктәп сукмагыннан узганда каршыга килгән, янып торган карашлы яшьләр, кырмыска оясындагы кебек һәрдаим хәрәкәттә булучы кыйгылыларга таянырга, эшләргә, уңышларга каршы барырга була. Хушлашканда, сезнең сүзне күңелгә салып куйдык: һәркемне – гамәленә карап...
Фото Зөһрә Гордиенконың шәхси архивыннан.