Стәрлетамакның вице-мэры Альберт Шәйхетдинов юлдагы чокырдан кошлар өчен су эчү урыны ясаган. Видеороликта күренүенчә, анда ул бала белән бергә су сибә, аннан соң чыпчыклар һәм күгәрченнәр очып килеп, шуннан су эчә.
- 30 градус эссе, кошларга су бик кирәк! - дигән Шәйхетдинов Инстаграмдагы видеода.
Постка карата республика парламенты депутаты Алексей Нилов үз фикерен белдергән. Ул аннан бу видеоязманы башкаларга күрсәтмәвен үтенгән, югыйсә, "юлларны ремонтламаска сәбәп табылачак", дигән...
Синоптиклар фаразлавынча, бүген һәм иртәгә республикада 34-36 градуска кадәр эсселек көтелә.