Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев та, “Атайсал”га кушылып, Борай авылының Ленин урамы белән 2нче гимназия һәм Борай 1нче урта мәктәбен тоташтырган тыкрыкка асфальт түшәргә финанс ярдәме күрсәтте.
“Атайсал” проекты республикада киң колач алды. Ул республика халкының йөзләгән һәм меңләгән көндәлек проблемаларын хәл итәргә булыша һәм туган җирләре язмышына битараф булмаган меценатларны җәлеп итә.
Проект барлыкка килүдән чагыштырмача аз вакыт үтсә дә, авылларга, шәһәрләргә төзекләндерү өлкәсендә бик күпләрнең зур ярдәме тиде. Туып-үскән яки якын күргән җиреңә нинди дә булса ярдәм күрсәтү, әлбәттә, бары тик мактауга, рәхмәткә лаек.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев та, “Атайсал”га кушылып, Борай авылындагы бер тыкрыкка асфальт түшәргә финанс ярдәме күрсәтте.
– Бу тыкрык - җәяүлеләр өчен мәктәпләргә чыга торган урын. 230 метр озынлыкта 1,5 метр киңлектәге мәйданга асфальт түшәлде. Бу эшне тиз арада сыйфатлы итеп Борай юл ремонтлау һәм төзү идарәлеге хезмәткәрләре башкарды, – дип сөйләде район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов.
– Укучылар өчен бу тыкрыкның торышы бик мөһим. Көненә күпме бала аннан укырга җәяү килә, җәяү кайта. Хәзер аннан йөрү уңайлы. Константин Борисовичка – финанс ярдәме, район хакимияте башлыгы урынбасары Марат Ахуновка, юл ремонтлау һәм төзү идарәлеге начальнигы Шамил Дәүләтҗановка һәм эшчеләргә шушы урынны төзекләндергәннәре өчен бик тә рәхмәтлебез, – ди гимназия директоры Алик Усаев.
Әйе, монда рәхмәттән башка сүз юк, - дип яза Венера Арсланова (alga-rb.rbsmi.ru)
Фото: alga-rb.rbsmi.ru