Дүртөйле районының Венеция авылы 100 еллык юбилеен зурлап билгеләде.
Бу көнне зур булмаган, ләкин күркәм авылның урамнары тоташ бер бәйрәм мәйданына әверелде: һәр капка төбенә диярлек татар, башкорт, урыс милли ризыкларыннан сыгылып торган өстәлләр урнаштырылды, самавырлар чыжлап утырды.
Һәр ихата янында аның кунакчыл хуҗалары яшен-картын ихлас күңелдән сыйлады. Рухи азык хакында да онытмадылар: гармун моңнарына кушылып, күңелле җырлар, биюләр башкарылды.
Бәйрәмгә килүчеләр игътибарына авыл кешеләре үз шәҗәрәләрен тәкъдим итте, ата-бабалары хакында кыскача гына сөйләп тә үтте.
Венеция халкын һәм чарага җыелган тамашачыларны Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов сәламләде, табигатьнең гүзәл бер почмагына сыенып утырган авылның киләчәге якты булуын теләде, Венециянең һәр эштә башлап йөрүче актив кешеләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Авылның зур юбилеена якташыбыз, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов та кайткан иде. Ул үзенең җырлары белән бәйрәмгә кабатланмас ямь өстәде. Ә менә нефтьче-шагыйрь Фәнис Рәхмәтуллин Венеция авылының 100 еллык юбилеена багышлап язган шигырен укып ишеттерде. Ул авыл халкына бик ошады, алар якын киләчәктә шигырь көйгә салынып, аның Венеция гимнына әверелүенә ышаныч белдерде.
Фото:
https://vk.com/club91592928