Аскында билгеле эшкуар булып танылып, гомере изгелекләр кылып үткән Марат Шакировны якыннары һәрвакыт сагынып искә ала.
“Кеше китә,− эзе кала”, ди халык. 1965 елның 8 мартында Аскын районының Кашка авылында Роза һәм Фәүһәт Шакировларның эш сөючән, тырыш гаиләсендә тәүге бала булып дөньяга килгән Марат та кыска, әмма күпләргә үрнәк булырлык тормыш юлы үткән. Моннан биш ел элек аяусыз чир аны нибары 51 яшендә арабыздан мәңгелеккә алып китте.
Бөгелмә шәһәрендә техникумда белем алганнан соң, ул Аскында һөнәрчелек училищесында укыта, студентларны транспортка идарә итү серләренә өйрәтә. Аннары егерме елдан артык эшкуарлык белән шөгыльләнә, Аскында үзен булдыклы эшкуар итеп таныта. Аның тырышлыгы һәм хәстәрлеге белән Аскын авылында “Орион”, “Җилкән”, “Шатлык” сәүдә үзәкләре, байтак кибетләр, аерым алганда, Кашка, Иске Казанчы, Үрмияз, Билгеш һәм башка авылларда кибетләр ачыла. Көнкүреш, төзелеш, азык-төлек товарлары сатуга махсуслашкан сәүдә нокталарыннан һичкайчан кеше өзелми. Моннан тыш, ул социаль төзелеш белән шөгыльләнде, аның тырышлыгы белән Аскын авылында ятим балаларга ике фатирлы биш йорт төзелде.
Озак еллар район хакимияте белән актив хезмәттәшлек иткән, тыгыз, дустанә мөнәсәбәттә булган, һәркем белән уртак тел табып эш иткән, тормыш куйган сынауларны сабырлыгы, тырышлыгы, үҗәтлеге белән җиңүгә ирешкән Марат Шакиров күп еллар якташларына матди ярдәм күрсәтә, кем нинди генә үтенеч белән мөрәҗәгать итсә дә, һәркемгә ярдәм кулы суза. Якыннары әйтүенчә, һәр чараны оештыруда, һәр эшне башкаруда әйдәп баручы була, һәркем өчен җанын фида кылырга әзер торган. Кыскасы, аның изгелекләрен, башкарган һәр гамәлен урындагы халык бүген дә онытмый.
–−Абыемның тормыш юлы – чын-чыннан матур тарих булды. Ул ифрат туган җанлы, шат күңелле, тормышка гашыйк, көчле рухлы, туганнар арасында бердәмлекне, дуслыкны, татулыклы ныгытучы күпер иде, –− ди Борай районы үзәгендә яшәүче бертуган сеңлесе, билгеле эшкуар Фәнисә Закирова. –− Ул миңа абый гына түгел иде, сердәш тә, дус та булды. Ул мине, бердәнбер сеңлесен, һәрвакыт гадел, максатка омтылучан, тормышта бар нәрсәгә дә үз көчем белән ирешергә, олыны – олы, кечене кече итә белергә өйрәтте. Аның күрсәткән ярдәмнәре бихисап! Моның өчен аңа чиксез рәхмәтлемен.
Якташлары, дуслары Марат Фәүһәт улының ихлас күңелле, сабыр холыклы, кешелекле, игелекле, төзелеш, кул эшләренә оста булуын, өздереп гармунда уйнавын бүген дә якты хатирәләр белән искә ала. Ул олысына да, кечесенә дә тирән акыл, зыялылык, кешелеклелек үрнәге була. Шуңа да Марат Шакировның кабереннән һичкайчан кеше өзелми, ул һәрвакыт шау чәчәккә күмелеп утыра.
Ата-ана өчен баласын югалту, соңгы юлга озатудан да зуррак кайгы юктыр, мөгаен. Роза апа өчен дә улы Маратның үлеме аяз көнне яшен суккандай була. 6 ел Кашка урта мәктәбендә балаларны технология серләренә өйрәткән, аннары 19 ел мәктәп-интернатта тәрбияче, 5 ел Аскындагы һөнәрчелек училищесында комендант булып эшләп хаклы ялга чыккан бу сөйкемле ханым күңеле тулганда кулына каләм ала, улы турындагы якты истәлекләрне шигырь юлларына сала. Марат Фәүһәт улының якты истәлегенә Коръән мәҗлесләре үткәрә.
–−Кеше гомерен аккан суга тиңлиләр. Кызганычка каршы, улым Маратның да гомере агымсу кебек кыска булды, –− ди әнисе Роза ханым, мөлдерәмә күз яшьләре белән. – Вафат булуына биш елга якын вакыт үтсә дә, аны сагынмаган, юксынмаган көнем юк. Менә-менә бусагадан елмаеп керер дә, кочаклап, үбеп алыр сыман. Ул һәрвакыт “әнкәй” дип өзелеп торган олы йөрәкле, уңган, тырыш асыл ир-егет иде. Еллар үтсә дә, безнең өчен мәңгелек нур сибүче кояш ул! Соңгы сулышына кадәр туганнарыбыз, якташларыбыз, дуслары, хезмәттәшләре арасында абруй казанды, һәркемне ихтирам итте, яратты, фикерләрен тыңлый белде. Малтабар исемен зур горурлык белән йөртте, намусына тап төшермәде. Кыскасы, аңа хас булган сыйфатларны санап бетерү мөмкин түгел. Сөекле улымның рухы шат, урыны оҗмахта, тар кабере нурлы һәм киң булсын! Аның исеме, кылган изгелекләре, якты йөзе безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк!
Туу да бар җирдә, үлем дә бар –
Барыбыз да шунда барасы.
Иртә киткән җаннар
сагындыра,
Юкмы икән берәр чарасы?
Кинәт киттең безнең
арабыздан,
Мәңгелеккә йомдың күзеңне.
Күпме еллар үтеп китсәләр дә,
Мин һаман да эзлим үзеңне.
Син йөр(е)гән сукмаклардан узам,
Сине эзлим, сине юксынам.
Җаным-тәнем, хәтта уем белән,
Балакаем, сине сагынам.
Сагынамын сине, юксынамын,
Үлгәнеңә күңел ышанмый.
Кайтып керерсең дип өметләнеп,
Төнем үтә минем йокламый.
Сагыналар сине авылдашлар,
Сагыналар күрше-күләннәр.
Яхшы яктан гына искә ала
Сине белгән, сине сөйгәннәр.
Телләреннән төшермиләр сине
Якын иткән, яхшы белгәннәр.
Дөньяда юк синең кебек кеше,
Эзләп карасаң да тапмассың.
Кабер ташларына ятып
еласак та,
Яныбызга кире кайтмассың.
Кадерлебезне онытмабыз,
юксынабыз,
Урыны оҗмах түрендә булсын!
Әхнәф ӘМИНЕВ.
Аскын районы.