+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
5 июль 2021, 12:20

"Су өстендә кулларын болгавын генә күрдек"

"Өлгерә алмадык..."

Кичә, Уфа янындагы Зинино бистәсендә 33 яшьлек ир-ат батып үлгән. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен Уфа Гражданнарны яклау идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Булган хәл турында хәбәр диспетчер пультына кичке сәгать сигездә килгән. Вакыйга урынына ашыгыч рәвештә полиция һәм коткаручылар чыккан.
Ачыкланганча, ике яшь егет "су коенырга тыела" билгесе астында спиртлы эчемлекләр эчеп, вакыт уздырган. Ниндидер мизгелдә аларның берсе йоклап китә, ә икенчесе су коенырга була. Янында ял итүче компания ир-атның кулларын селти башлавын һәм батмаска тырышуын күреп ала.
Урында ял итүчеләр шунда ук батып үлүчегә ярдәмгә ташланган, ләкин коткара алмаганнар. Озакламый водолазлар 2,5 метр тирәнлектәге судан ирнең гәүдәсен тапканнар.
Фото: bash.news
Читайте нас: