+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
6 июль 2021, 11:02

Фаҗигагә вентилятор сәбәпчеме?

Мәрхүм-мәрхүмәләр күрше бүлмәләрдә булган.

Уфада 58 яшьлек кешене ике хатын-кыз һәм 11 яшьлек малайның үлемендә гаепле дип саныйлар. Бу хакта бүген Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Тикшерү версиясе буенча, быел мартта ир Ферин урамындагы тулай торак бүлмәсендә үзенең танышлары белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Табыннан соң ул йокларга яткан, ләкин җылылык вентиляторын сүндермәгән. Төнлә электр приборы яна башлый һәм янгын чыга. Янгынны сүндергән вакытта күрше бүлмәдә коткаручылар ике хатын-кызның һәм баланың гәүдәсен тапкан.
Уфалы үз гаебен тулысынча таныган. Якын арада җинаять эше судта каралачак.
Фото: b17.ru
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: