+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
6 июль 2021, 10:22

Кайнар сумаланы үзенә агызган...

Стәрлетамак заводында коточкыч хәл булган.

Стәрлетамактагы нефть химиясе заводында коточкыч хәл булган. Анда 28 июньдә бер эшче сумалага пешкән.
Башкортстан Дәүләт хезмәт инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, синтезның өлкән аппаратчысы әзер формаларга сумала агызу белән шөгыльләнгән. Бер мизгелдә аның кулы таеп китә һәм ир-егет химик сыеклыкны үзенә агыза. Ул авыр пешүләр ала һәм, медицина ярдәме сорап, дәваханәгә мөрәҗәгать итә.
Хәзер инде бәхетсезлек очрагының барлык сәбәпләрен ачыкларга туры киләчәк.
Фото: ogorod-365.blogspot.com
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: