+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
7 июль 2021, 14:32

Туризмны үстерүгә - яңа караш

Яңа проект республикага туристларны күпләп җәлеп итү мөмкинлеген бирәчәк.

Кичә Премьер-министр Андрей Назаров Хөкүмәт утырышын үткәрде, анда республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова республикада 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясе проектын тәкъдим итте.
- Бу бурычны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елның февралендә куйды, һәм менә ел ярымнан соң проект, ниһаять, әзер, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров. - Без төбәктә туризмны үстерүнең максатларын һәм юнәлешләрен аңларга тиеш.
- Стратегия проекты "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты кысаларында эшләнгән, - дип билгеләп үтте Эльмира Туканова. - Төп максат - эчке һәм халыкара базарларда сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле туристик продукт булдыру, туристлык хезмәтләреннән файдалану, ял итү һәм сәламәтләндерү мөмкинлеген тәэмин итү, шулай ук тармакта бизнесны уңышлы үстерү өчен шартлар тудыру. Стратегияне әзерләгәндә бизнес һәм республика башкарма хакимияте органнары катнашлыгында өч стратегик сессия уздырылды, аларда системалы чишелеш таләп итә торган 15 төп проблеманы ачыкланды.
Бу вакыт эчендә туристларның көтелгән үсеше ике тапкыр артачак - елына 2,7дән 5 миллион кешегә кадәр. Шулай булгач, тармакта эшләүчеләр саны һәм республика ала торган салымнар күләме артачак. Ставка туристлар агымының төп үсешен тәэмин итәргә сәләтле өч кластерга ясала: Урал легендасы, Уфа шәһәре (экскурсия туризмын үстерү һәм Уфа төзелүнең 450 еллыгына алга этәрү) һәм шифаханәләргә (дәвалау-тергезү туризмы). Стратегик максатларга ирешү өчен инструментлар сыйфатында шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә визит-үзәкләр челтәрен булдыру, инфраструктура һәм логистиканы үстерү, вакыйгалар туризмын популярлаштыру өчен нокталар эзләү тәкъдим ителә.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: