+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
7 июль 2021, 09:58

Уртак йортыбызны чүп баса!

Аны без сакламасак, кем саклар?

Аны без сакламасак, кем саклар?

Мәдинә миңа умырзаяны хәтерләтә. Умырзая кебек ап-ак һәм чиста күңелле ул, искиткеч нәфис һәм шул ук вакытта көчле! Умырзаяның да салкын карны тишеп чыгарлык көче бар бит, Мәдинә дә табигать өчен көрәшерлек зур көчкә ия.

Нефтекама шәһәрендә яшәүче Мәдинә Акчурина менә инде дүртенче ел тирә-як мохит сафлыгы өчен көрәшнең алгы сафында. Без бүген аның белән шул эшчәнлеге турында сөйләшәбез.
– Мәдинә, сине әле генә өмәләр оештыручы буларак күрсәк, икенче караганда син экологик продукция белән сәүдә итүче кибет ачып, “дөрес” товарларны рек­лама­лый­сың. Әле гараж-сейл, своп оеш­тырасың. Әйт әле, бу фикер сиңа кайчан килде һәм барысы да нәрсәдән башланды?
– Бервакыт мин ап-ачык итеп шуны аңладым: безнең Табигать, Җир шары чүпкә батып бара. Калдыклар артык күп. Алар эшкәртелми. Без үзебез яшәгән йортыбызны чүплеккә әйлән­дереп барабыз. Арытаба да болай яшәргә ярамый. Әмма бүгеннән алып, менә хәзер, мин бернәрсәне дә үзгәртә алмыйм: хөкүмәттә дә, җәмгыятьтә дә. Шулай да мин көчсез түгел – мин үземнән башлый алам. Һәркем үзе өчен җавап бирсә, һәркем шундый зур күләмдә калдыклар җитештерүдән баш тартса, без акрынлап, яшәгән йортыбызны тәртипкә китерә алабыз.
– Калдыкларны киме­түнең нинди юлын тәкъдим итәсең?
– Иң тәүдә пластиктан баш тартырга кирәк. Дөрес, аны аерым җыюны булдырдык, аерым контейнерлар куйдык. Әмма бу гына ярдәм итми. Без пластиктан тулысынча баш тартырга тиеш. Чөнки саннар коточкыч: соңгы ун елда кешелек пластик уйлап табылганнан бирле җитештерелгәнгә караганда да күбрәк пластик кулланган. Билгеле булуынча, ул йөзәр ел буе таркалмый. Пластик черер өчен 300дән 700 елга тиклем (!!!) вакыт кирәк. Без кибеткә бер кергәндә генә дә кимендә биш-алты пакет алып чыгабыз. Хәтта пакеттагы сөтне дә икенче кат пакетка салабыз. Билгеле инде, кайткач, аны чүп савытына озатабыз. Кавырсын шешәләр белән дә шулай. Ә бер тапкыр кулланыла торган тәлинкә, кашык, стаканнар – болары турында сөйләп торасы да юк! Уңайлылыкка сылтанып, без аларны артык күп кулланабыз, һәм күпләп чүплеккә озатабыз, я шунда – табигать кочагында ук ташлап калдырабыз.
Ә бит үзең белән чүпрәк капчык алып барып, товарны шунда тутырып алу берни дә тормый. Моңа күнегергә генә кирәк!
– Мәдинә, син үзең дә экологик сумкалар тегәсең бит, ялгышмасам?
– Әйе, менә инде өченче ел без сатып алучыларга чүпрәк сумкалар тәкъдим итәбез. Аларны үзебез тегәбез. Яшелчәләр сатып алыр өчен кечкенәләре дә, зуррак “авоськалар” да бар. Тәҗрибә күрсәтүенчә, бары тик күнегергә кирәк, полиэтилен пакетларсыз да яшәп була. Аның каравы, чүп азрак, чүпрәк пакетны юасың да арытаба кулланасың.
Узган елда шәһәрдә беренче эко-кибет ачуга ирештек. Ул “Земляника” дип атала һәм “ноль калдыклар” стилендә эшли. Бездә чәч юу өчен шампунь, бальзам, сабын, крем, кер һәм савыт-саба юу өчен гельне упаковкасыз сатып алып була. Без аларны үз савытыңа агызып алырга тәкъдим итәбез. Югыйсә, ул шампунь савытлары, шешәләр йөзәр еллар буе ятачак. Мин үзем инде бик күптән кибетләрдә пакет сатып алмыйм, шулай ук пластик кулланмыйм. Без хәтта бахилы­ларның да чүпрәген тәкъдим итәбез. Югыйсә, күпме бахилы чүплеккә чыгарыла, аларны эшкәртеп тә булмый.
Һәрбер кеше пластик кулланудан баш тартса, я куллануны кыскартса, тирә-ягыбызга тын алырга җиңелрәк булыр иде. Урманнарга керсәң, ис китә: теләсә кайда кавырсын шешәләр, савыт-саба калдыклары аунап ята. Ни кызганыч, урманнарны да чүплеккә әйләндереп барабыз.
– Син табигатьнең торышына битараф түгел. Әле­дән-әле шәһәр халкын кузгатып, өмәләр оештыр­ганыңны беләбез...
– Шәһәр халкын “кузгатуы” бик авыр. Без өмәләр игълан итәбез, сүз дә юк. Әмма анда биш-алты, ун кеше килә. Күпләр безгә сәерсенеп карый. Әмма без үзебездән соң урманның чистарып калуын күреп сөенәбез, бәлки, шушы матурлыкны күреп, башкача чүп ыргытмаслар, дип өмет итәбез. Чынлап та, аңлап бетермим: ничек инде кулыңдагы чүпне урманга яисә урамга ташлап калдырырга мөмкин?! Балаларны кечкенәдән та­бигатькә сакчыл карашта тәрбияләргә кирәк. Минемчә, мәктәпләрдә “Экология” дә­ресен кертер вакыт җитте.
– Мәдинә, гараж-сейл турында да берничә сүз әйтеп үт инде. Бу яңа юнәлеш белән гәзит укучыларны да таныштырыйк.
– Бу – чит илдә киң таралган әйбер, бездә, әлбәттә, яңарак. Своп-кичә, яки гараж-сейл­ларның төп максаты – киемнәргә икенче тормыш бирү. Бер футболка җи­тештерүгә 2700 литр су сарыф ителүен ишетеп, минем һушым китте. Ә бер джинс чалбар җитештерүгә – 9000 литр! Без табигатьне талыйбыз гына. Ә бу киемнәр тиз арада чүплеккә оча. “Гринпис” китергән статистика буенча, ел саен Җир шарында 100 миллиард данә кием җитештерелә. Уйлап карагыз инде: моның өчен күпме су, электр яки башка ресурс кирәк! Шуңа да без киемнәргә икенче тормыш бирү максатыннан алар белән алмаша торган кичәләр үткәрәбез. Әйтик, бу күлмәк мине ялкыткан икән, мин аны гаражга алып барам һәм аны башка берәр кеше алып китә. Бу да табиатькә файдага. Чөнки җитен үстерер өчен бик күп көч таләп ителсә, икенчедән, культура корткычлардан саклау өчен пестицидлар белән эшкәртелә, югарыда әйтүемчә, бик күп су, электр энергиясе сарыф ителә. “Своп” инглиз теленнән “алмашу” дип тәрҗемә ителә. Ә беркем дә алмаган киемнәрне без хәйрия оешмаларына тапшырабыз.
– Мәдинә, табигать, чыннан да, бездән ярдәм көтә. Аның шундый, синдәй дуслары булуы яхшы. Берзаман кешелек үзенең ялгыш юлдан китүен яхшы аңлар, тик соң булмасын иде.
– Әйе, күп илләр инде пластиктан баш тарта. Әмма безнең илдә моңа әле тиз генә килмәячәкләр, чөнки пластик – арзан товар, җитештерүчеләр өчен уңайлы. Ә җитеш­терүчеләр табигать турында түгел, үз кесәләре турында кайгырта. Кызганыч. Шуңа да һәркем үзеннән башларга тиеш. Мин пластиктан баш тартучылар армиясе артыр, дип ышанам. Ә бу үзебезнең үк иминлек хакына.
***
... Урысларда “Один в поле – не воин” дигән мәкаль бар. Бүген мин Мәдинә Акчурина белән сөйләшкәннән соң, хәтта бер кешенең дә чын сугышчы булуын ачыкладым. Аеруча ул Мәдинә кебек булса! Безнең героинябыз кемнедер көтеп утырмый, ә үзе, кулыннан килгәнчә, табигать өчен көрәшә, моңа башкаларны җәлеп итә. Күрүебезчә, аңа кушылучылар, аның үрнәген кабул итүчеләр шактый.
Хөрмәтле гәзит укучылар! Сезнең арада да тирә-ягыбызның бүгенгесе өчен борчылучылар бармы? Булса, әйдәгез, без дә пластиктан баш тартыйк, мәдинәчеләр сафына басыйк, туган табигатебез сафлыгы өчен бергәләп көрәшик!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА
әңгәмәләште.
Нефтекама шәһәре.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: