+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
8 июль 2021, 10:17

Игелек белән үткән тереклек

Мөнир Зәкиевның тормыш юлы халык өчен изге эшләр башкаруга багышланган.

Мөнир Зәкиевның тормыш юлы халык өчен изге эшләр башкаруга багышланган.

Тәтешлегә килеп кергәндә кунакларны тау өстендәге матур мәчет каршы ала. Азан тавышлары күңелләрне иркәли. Республикада иң матур мәчетләрнең берсе ул район үзәгендәге иман йорты.
– Без аны төзү турында килешкән чакта ук ул вакыттагы район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев: “Төзергә ризалык бирәм, урын бүләм. Әмма бер теләгем бар – мәчет тирә-якта иң матурлардан булсын!” – диде. Без аны шундый итеп төзедек тә! – дип дистә еллар элек булган вакыйгаларны искә ала мәчетне төзүче Мөнир Зәкиев.

Мөнир Зәкәрия улы 1945 елның 12 гыйнварында Дәүләкән районының Волга авылында гаиләдә икенче бала булып дөьняга килә. Әтисе Зәкәрия абзый Фин сугышыннан авыр яраланып кайта һәм 1950 елда Уфада дәваханәдә мәрхүм була. 1956 елда әниләре дә күзләрен мәңгелеккә йомганнан соң өч бала тома ятим кала. Бәхеткә, Әхтәм абыйлары бу вакытта Уфада финанс техникумын тәмамлаганнан соң Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтып, Тәтешле районында эшләгән була. Энесе Мөнир белән сеңлесе Мөнирәне ул үз гаиләсенә сыендыра.
Мөнир Югары Тәтешле урта мәк­тәбендә бик яхшы укый. Мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре буларак, җәмәгать эшләренең уртасында кайный.
Ул елларда мәктәпнең иске генә “НАТИ” тракторы була. Укучы егетләр тракторчылар курсында бик теләп шөгыльләнә. Унбер сыйныф тәмамлап, кулына өлгергәнлек аттестаты белән бергә тракторчы таныклыгы да алган Мөнир, бик дәртләнеп, документларын Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына тапшыра. Инженер булырга тели ул.
– Абитуриентлар арасыннан өч кенә егет кабул итү имтиханнарын “өчле”ләрсез тапшырдык, – дип искә ала ул вакытларны Мөнир Зәкәрия улы. – Кызганычка каршы, ул елларда авыл хуҗалыгы вузларына колхозчы балаларын гына алалар иде. Шул сәбәпле, мине укырга кабул итмәделәр...
Шулай итеп, егеткә читтән торып уку бүлегенә урнашырга туры килә. Мәктәп директоры Фаиз Яхин Мөнирне лаборант вазыйфасына чакыра. Яшь укытучыга башлангыч сыйныфларда рәсем дәресләре алып баруны да йөклиләр.
1962 елда Тәтешле, Калтасы, Краснокама, Яңавыл районнарын бер­ләштерәләр. Мәктәптә ярты ел гына эшләп өлгергән Мөнир Зәкиевны берләштерелгән районның комсомол райкомына зона инструкторы вазыйфасына үрләтәләр. Ә инде 1967 елда Тәтешле районы яңадан оештырылгач, Мөнир Зәкиевны комсомол райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Моңардан бер ел алдарак аның тормышында тагын бер бик мөһим вакыйга була: Бөре медицина училищесын тәмамлап кайтып, район дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Лилия белән гаилә коралар.
Комсомол райкомының беренче секретаре вазыйфасында Мөнир Зәкиев җиде елга якын эшли. Бик авыр еллар була ул. Иң беренче чиратта комсомол райкомын кадрлар белән тәэмин итәргә, аннары сәләтле яшьләрдән актив туплап, һәр хезмәт коллективында башлангыч комсомол оешмасы булдырырга, аларның эшчәнлегенә дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Яшь белгечнең тырышлыгы белән бу бурычлар вакытында һәм төгәл үтәлә.
Бу вазыйфадан Мөнир Зәкиевны партия райкомының оештыру бүлегенә күчерәләр. Биредә ике ел эшләгәннән соң районның производство-юл участогы җитәкчесе вазыйфасына тәгаенлиләр. Тәтешле районында төрле вазыйфаларда ул 20 елдан артык эшли. Үзе әйткәнчә, җиңел эш эзләп йөрми, район җитәкчелеге кая кушса, шунда бара, йөкләтелгән бурычларны намус белән үти.
1983 елдан Мөнир Зәкәрия улы Нефтекама шәһәрендә яши. Биредә ул Карман ГРЭСы һәм Агыйдел шәһәрендәге Башкортстан атом электр станциясе төзелешләренә лаеклы өлеш кертә.
Илдә үзгәртеп корулар башлангач, Мөнир Зәкәрия улы бер төркем фикердәшләре белән берлектә “Комфорт” дип аталган төзелеш фирмасы оештыра. Фирманың төзелеш материаллары җитештерүче базасы да була. “Комфорт” егетләре Карман ГРЭСында күп кенә төзелеш-монтаж эшләре башкара.
1996 елда Зәкиевлар гаиләсенә олы кайгы килә – Лилия Дәүләтгәрәй кызы фаҗигале һәлак була.
– Лилияне югалтуны бик авыр кичердем. Кичләрен дини китаплар укый башладым. Шул вакытта күңелемдә мәчет төзү теләге туды. Мәчетне кайда төзергә дигән сорау булмады. Әлбәттә, Тәтешледә. Чөнки мин дә, Лилия дә хезмәт юлыбызны биредә башладык. Биредә кызларыбыз Диларә һәм Дамира туды. Биредә без шәхесләр буларак халык арасында танылу яуладык, – дип хәтер йомгагын сүтә ул.
Элек-электән мәчетне авылның нәкъ уртасында, иң күркәм урында төзегәннәр. Мөнир Зәкәрия улы да төзелеш өчен электән универмаг урнашкан урынны сайлый. Чөнки бу вакытка инде яңа универмаг төзелеп, иске бина склад буларак кына файдаланыла. Ләкин район җитәкчелеге аңа авылның читендәрәк башка урын тәкъдим итә. “Урын биргәндә төзелешне башлап калыйк. Соңыннан Ходай бер җаен бирер әле”, – дип, Тәтешленең ул вакыттагы имам-хатыйбы Камал Садрыев эшлекле киңәш бирә. Шулай итәләр дә.
– Фундамент блокларын Нефтекамадан ташыдык. Аларны автокран ярдәмендә траншеяга урнаштырганда үзем, шоферым һәм Камал абый – өчебез ярдәмләшеп йөрдек, – дип хатирәләре белән уртаклаша Мөнир ага.
Ул елларда гарәп илләренең эшлекле даирәләрендә Русиядә мәчетләр төзүгә финанс ярдәме күрсәтү программасы эшли. Шушы программа буенча Тәтешле мәчете төзелешенә дә 16 мең доллар юллап алуга ирешәләр. Шуңа мәчет чагыштырмача кыска вакытта – ике елда төзелеп бетеп, файдалануга тапшырыла.
Мәчет эшли башлый. Тик Мөнир Зәкәрия улының гына күңеле тынычланмый. Тәтешлегә килгән саен иске универмаг урынында тукталып, хыялындагы мәчетне күз алдына китерә ул. Өстәвенә, иске бинаны сүтеп, биредә Геройлар аллеясе төзиләр.
Район хакимияте башлыгы вазыйфасына Рушан Гәрәев тәгаенләнгәч, Мөнир Зәкиев бу теманы яңадан күтәрә, күңелендә йөрткән теләге белән уртаклаша.
– Геройлар аллеясен хакимият йортының бакчасына күчерү теләге бар. Ә ул урынны мәчет төзү өчен бирербез. Тик мәчет тирә-якта иң матурлардан булсын! – дигән таләп тә куя Рушан Кадим улы.
Мөнир Зәкәрия улы шундук районның капиталь төзелеш бүлегенә проект төзүгә заказ бирә һәм икенче көнне үк диярлек Нефтекамадан фундамент блоклары ташуны оештыра.
Бу мәчетне төзүгә изге күңелле кешеләр ярдәм итә.
Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовның “Урал” хәйрия фонды – 1 миллион сум, “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры Шамил Шәрипов 500 мең сум акча бирә, Тәтешле кирпеч заводы төзелеш материаллары белән ярдәм итә, халыктан акча җыю оештырыла. Шулай итеп, гомум тырышлык белән 4 ел тулганда манара очына ярымай урнаштырыла һәм мәчет эшли башлый. Ул – чыннан да, тирә-якта иң матур мәчетләрнең берсе.
– Һәр кеше җирдә үз эзен калдырырга тиеш! – ди Мөнир Зәкәрия улы. – Кемдер китап яза, ә мин исә олыгайган көнемдә дин юлына ныклап бастым. Район үзәгендә ике мәчет төзүдән тыш, Шулган һәм Гәрәбаш мәчетләренең фундаментына блоклар бирдем. Шулган мәчетенең манарасы очындагы ярымайны да мин ясаттым, чөнки Шулган – мәрхүмә Лилиямнең туган авылы.
Мөнир Зәкәрия улы 2005-06 елларда Нефтекама мәдрәсәсен тәмамлый. Шуннан башлап биш вакыт намазны калдырмый, ураза тота. Ә Тәтешледәге икенче мәчетне тәзеп бетергәч, 2014 елда хаҗ кыла.
Бүген Мөнир Зәкәрия улы Нефтекама шәһәренең Михайловка бистәсендә үз йортында яши. Бакча тутырып яшелчә–җимеш үстерәләр, тавыклар һәм куян асрыйлар. Йорт хуҗасының иң яраткан шөгыле – умартачылык.
“Иң тәмлесе һәм иң шифалысы – үзең суыртып алган бал!” – ди ул.
...Үзеңнән артканны якыннарың белән уртаклашу, авыр вакытта бер-береңә ярдәм кулы сузу халыкта элек-электән яшәп килгән. Соңгы елларда бу матур сыйфатларга тормышта зур уңышларга ирешкәннәрнең, югары вазыйфаларда эшләүчеләрнең туып-үскән авылларында яшәүчеләргә тормыш-көнкүрештәге җитешсезлекләрне бетерүдә ярдәмләшүе кебек күркәм күренеш өстәлүе – шатлыклы хәл. Мондый ярдәмне системага салу, аны тагын да нәтиҗәлерәк итү максатында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән “Атайсал” проекты кабул ителде. Шөкер, мондый программа безнең халыкта күптән эшләп килде һәм аның геройлары һәрвакыт булды. Мөнир Зәкиев та – шуларның берсе. Туган төягенә эчкерсез ярдәм күрсәтүче изге күңелле кеше ул.
Яхшылыклары үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын, дигән теләктә калабыз.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Тәтешле районы.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: