+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
8 июль 2021, 14:07

Тау токымы ишелгән...

Эшче водительне анда һаман эзлиләр.

Бүген 09:16 сәгатьтә Хәйбулла районында төзелеп килүче "Юбилейный" җир асты руднигында тау токымнары ишелүе билгеле булды. Моның турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан төбәк идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фаҗига 340 метр тирәнлектә булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, җимерекләр астында бер кеше - төяү машинасы йөртүчесе калган. Урында коткаручылар эшли, 20 кеше катнашлыгында эзләү-коткару операциясе бара, 4 техника берәмлеге эшли.
Хәл Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе контролендә кала.
Фото: bash.news
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: