+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
9 июль 2021, 16:34

Төтен исе каян килә?

Шулай да сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.

Төтен исе каян килә?
Төтен исе каян килә?

8 июльдән алып бүгенге көнгә кадәр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстандагы Баш идарәсенә республиканың көнчыгыш өлешендә яшәүчеләрдән төтен исе турында хәбәрләр килү дәвам итә. Хәбәрләр Белорет шәһәреннән, Тирлән, Сермән, Боганак, Сосновка авылларыннан, Сибай шәһәреннән, Баймак һәм Әбҗәлил районнарыннан килә.
Билгеле булуынча, төтен Русиянең башка субъектлары территорияләрендә, аерым алганда, Чиләбе өлкәсе территориясеннән килә.
Һаваны пычратучы матдәләрнең чик концентрациясен арттыруга һава пробаларын алу өчен лабораторияләрнең урыннарга чыгуы оештырылды. Мәгълүмат тиешле юнәлештә эшләүче министрлыкларга һәм ведомстволарга җиткерелде.
Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында бүген көндез көчле җил исә. Иртәгә көндез яңгыр, боз көтелә, көчле җил сакланачак. Кайбер районнарда янгын хәвефе сакланачак.

Төтен исе булганда дымлы марля бәйләвечен кулланырга, күбрәк чиста су, яшел чәй эчәргә, көн дәвамында салкынча душ кабул итәргә тәкъдим ителә. Тәрәзәләрне ябык килеш тотарга, өйдәге һаваны дымландырырга тырышырга кирәк. Бигрәк тә борын эчен юарга һәм авыз куышлыгын чайкарга кирәк. Моннан тыш, бу чорда күзләр белән проблемалар килеп чыкмасын өчен, табиблар теләсә нинди контактлы линзалар киеп йөрергә киңәш итми. Физик активлыкны чикләгез. Бронхиаль астма, шулай ук хроник бронхит белән интегүчеләргә даими рәвештә үзе белән ингаляторлар йөртергә киңәш ителә.

Фото: zab.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: