+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
11 июль 2021, 19:23

Башкортстанның төньяк капкасы һәркемгә ачык!

Яңавыл районында гамәлгә ашырылган проект республиканы чит төбәкләргә танытачак. Башкортстан төрле истәлекле урыннары, күпмилләтле халкы, гореф-гадәтләр төрлелеге, бай табигате белән илебезнең үзенчәлекле бер төбәге булып тора. Мәсәлән, республиканың көньягында гына үсә торган үсемлекләр, төньягында гына яшәүче хайваннар бар. Аның бер ягын биек кыялар бизәсә, икенче өлешендә калын урманнар шаулый. Шуңа да элек-электән аны Урал аръягына һәм төньяк өлешенә бүлеп сөйләргә гадәтләнгәнбез. Билгеле, бу үзенчәлек урындагы халык тормышында да, анда гамәлгә ашырылучы төрле башлангычларда да ачык чагыла.

Башкортстанның төньяк капкасы һәркемгә ачык!
Башкортстанның төньяк капкасы һәркемгә ачык!

Яңавыл районында гамәлгә ашырылган проект республиканы чит төбәкләргә танытачак.

Башкортстан төрле истәлекле урыннары, күпмилләтле халкы, гореф-гадәтләр төрлелеге, бай табигате белән илебезнең үзенчәлекле бер төбәге булып тора. Мәсәлән, республиканың көньягында гына үсә торган үсемлекләр, төньягында гына яшәүче хайваннар бар. Аның бер ягын биек кыялар бизәсә, икенче өлешендә калын урманнар шаулый. Шуңа да элек-электән аны Урал аръягына һәм төньяк өлешенә бүлеп сөйләргә гадәтләнгәнбез. Билгеле, бу үзенчәлек урындагы халык тормышында да, анда гамәлгә ашырылучы төрле башлангычларда да ачык чагыла.

Күптән түгел республиканың нәкъ төньягында гамәлгә ашырылган “Төньяк капкасы” проекты да — моның ачык мисалы. Яңавыл районында урнашкан тимер юл вокзалы турында ишетүгә һәрвакыт Бөек Ватан сугышы чоры истәлекләре яңара. Хәзер инде күпләре мәрхүм ветераннар сугыш хатирәләрен һәрвакыт шушы стан-циягә бәйләп сөйли иде. Шуңа да республиканың төньягында яшәүчеләр өчен бу урыннар аеруча зур әһәмияткә ия. Әле шул елларда ук вокзал күпләргә таныш булган. Күпме яшь солдат шуннан сугыш яланына юлланган, күпме хатын-кыз, бала-чага күз яшьләре белән биредә яу кырыннан кайткан якыннарын каршы алган.

Чыннан да, һәр шәһәрнең үзенә генә хас матурлыгы, аны башкалардан аерып торучы үзенчәлеге, кабатланмас тарихы бар. Яңавыл шәһәре турында ишетү белән, тәү башлап күпләрнең күңелендә дә шушы хис уянадыр. Яңавыл шәһәренең төп үзенчәлеге – аны икегә бүлүче шушы тимер юлы һәм шәһәр-нең, көньяк белән төньяк өлешләрен тоташтырган, тимер юл аша салынган җәяү-леләр күпере. Чыннан да, Яңавыл — республиканың төньяк капкасы. Ул Көнбатыштан — Удмурт Республикасы, төньяк-тан Пермь крае белән чиктәш.

— Безнең район әдәбиятка, мәдәнияткә бик күп күренекле шәхесләр бирүе белән дан тота. Чыннан да, аның географик урыны, үзенә генә хас булган табигате күпләрне сокландыра. Кайчандыр кечкенә булган шәһәр бүген үсешә, матурлана. Шуны да игътибарга аласым килә, Яңавыл республиканың иң чиста шә-һәрләренең берсе булып санала. Без халыкта матурлыкны күрә белүне, тәртипкә омтылуны тәрбияләргә тырышабыз, — диде район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов.

Бу сүзләрнең хаклыгына әле районга килеп кергәч тә инанган идек. Асфальт юл читендә бер генә чүп-чар да юк. Хәтта юл буенда үскән агачлар да тигез рәткә тезелгән. 25 июньдә Яңавылда шә-һәр көне үтте. Шунда ук “Башкортстанның Төньяк капкасы” яңа иҗтимагый проектны сынап карадылар. Былтыр проект кече шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча бөтен-русия конкурсында җиңүчеләрнең берсе дип танылды. Төзекләндерелгән территорияне Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин да карады.

— Проект үз эченә амфитеатрны, фонтанны, балалар мәйданчыгын, ял итү урыннарын, арт-объектларны, яшелләндерү зоналарын берләштерә. Шушы җәмәгать биләмәләре вокзал мәйданчыгы белән тоташып, сәүдә рәтләре урнашкан урам белән үзәктәге Чыршы мәйданы башка төс алды. Бу башлангычны 2020 елдан тормышка ашырабыз. Вокзал яны биләмәсендә “Мегаполис” һәм “Ике авыл” дип аталган арт-объектлар урнаштырылды, алар шушы урынның асылын һәм тарихын чагылдыра. Ә инде вокзалга кергән урынны “Башкортстанның төньяк капкасы” бизи, — ди Илшат Әгъзәм улы.

Чыннан да, нәкъ менә Яңа-вылның вокзал яны мәйданы Башкортстанның төньяк капкасы булып тора да инде. Шәһәр көнендә биредә Бөек Ватан сугышында катнашкан юлчыларга 7 метрлы тимер һәйкәл ачылды. Ә соңрак Александр Сидякин тагын бер яңа иҗтимагый территорияне — спорт бәйрәме узган Некрасов исемендәге паркны карады.

Проектны гамәлгә ашыруда “Бердәм Русия” партиясененең “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында биредә балалар өчен уен элементлары урнаштырылган. Ә узган һәм аннан алдагы елларда парк, 14 миллион сумга төшереп “Уңайлы шәһәр мохите” партия проекты кысаларында төзекләндерелгән. Мәйдан периметры буйлап җәяүлеләр, велосипедчылар һәм чаңгычылар өчен каты өслекле юл салынган. Югарыда телгә алынганча, бу зур проектны тормышка ашыру өчен яңавыллылар бөтенрусия конкурсында җиңеп, 80 миллион сумнан күбрәк акча алган.

— Быел без “Бәләкәй шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңайлы шәһәр мохите булдыру” проектының 2022 елга җәмәгать биләмәләрен сайлап алу этабында тавыш бирүдә катнаштык. Бу шәһәребезне тагын да үстерүгә булышлык итәчәк, — ди җитәкче. — Яңавыл шәһәре ел саен диярлек кече шәһәрләр арасында үткәрелгән төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Төзекләндерү буенча безнең эш һәрвакыт югары бәяләнә. Русиянең Төзелеш министрлыгы ел саен төзекләндерү буенча ил шәһәрләренең рейтингын төзи. Анда 36 күрсәткеч буенча иң-иңнәрне бәялиләр. Без ике ел рәттән инде анда лидерлар исемлегендә. Әлбәттә, мондый нәтиҗәгә ирешү өчен республика бюджетыннан да җитәр-лек күләмдә ярдәм булырга тиеш. Без бу ярдәмне һәрва-кыт тоябыз, шуңа да күрсәткечләребез — республиканың да казанышы. Моннан тыш, шәһәрдә “Башкортстан ихаталары” һәм “Уңайлы шәһәр мохите” программалары уңышлы гамәлгә ашырыла. Шулай ук Яңавыл елгасы буенда спорт мәйданчыгы булдыру да — соңгы вакытта башкарган зур эшләрнең берсе. Тәүдә анда велоюл булдырылган иде, хәзер инде ел саен бу паркны тулыландыра барабыз. Шул рәвешле спорт, балалар мәйданчыгы булдырылды. Билгеле, әлеге башлангычларга нигез салу өчен урындагы, республика һәм федераль бюджетлардан зур гына чыгымнар таләп ителә. Әмма бездә яшүчеләр үзләре дә шәһәрне матурлауга зур әлеш кертә. Бизнес вәкилләре турында аерым әйтәсем килә. Алар фасадны матурлауга акча булде. Җитештерү тармагында эшләүчеләр дә бу башлангычларга һәрвакыт актив кушыла. Алар ярдәме белән шәһәр паркында очрашу урыны, фотозона барлыкка килде, — ди Яңавыл районы хакимиятенең архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Ирина Таҗетдинова.

Чыннан да, соңгы елларда Яңавыл күзгә күренеп үзгәрде. Шәһәрне төзекләндерү белән беррәттән, яшелләндерү, матурлауга да җитди игътибар бирелә. — Бездә мәдәниятле халык яши. “Төньяк капкасы” проектын гамәлгә ашыра башлагач та, күп корылмаларны сүтеп, яңадан территорияне төзекләндерергә туры килде. Бу биредә яшәүчеләргә берни-кадәр уңайсызлыклар да тудыргандыр. Әмма беркайчан да каршы фикер ишетелмәде. Киресенчә, тәүдә урындагы халык белән бергә бу проектка исем уйлап таптык, арытаба да алар һәр нәрсәне аңлап кабул итте һәм тизрәк төзелеш эшләрен тәмамлавыбызга теләктәшлек итте, — диләр район хакимиятендә.

Чыннан да, хакимият башлыгы эшенең төп уңышы — урындагы халык белән уртак тел табып эшләүдә дисәк, һич арттыру булмас. Фикерләр бер, максатлар уртак булгач, һәркем үз эшен вакытында, җиренә җиткереп башкара, нәтиҗәсен дә сабыр гына көтә белә. Хәер, мондый чакта нәтиҗә дә озак көттерми ул. Хәзер инде яңавыллылар шундый матур, төзек шәһәрдә яшәве белән читтән килүчеләр алдында да горурлана ала, чөнки, югарыда әйтелгәнчә, шәһәр аша поездларда көн саен меңнән артык кеше уза. Хәзер инде биредә яшәүчеләр генә түгел, кунаклар да рес-публиканың төньяк капкасыннан кереп, гореф-гадәтләр, мәдәният белән таныша алачак. Чыннан да, республиканың төньяк капкасы һәркемгә ачык. Аларны ачык йөзле яңавыллылар көтә.

Гөлия Гәрәева.

Яңавыл районы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: