+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
11 июль 2021, 19:17

"Безнең бизнесны гәзит-журналларга язылу күрсәткече билгели”

11 июль – Русия почтасы көне.

"Безнең бизнесны гәзит-журналларга язылу күрсәткече билгели”
"Безнең бизнесны гәзит-журналларга язылу күрсәткече билгели”

Чакмагыш һәм Дүртөйле почтамтлары җитәкчесе Данис Шәйхуллин белән әңгәмә. Почта хезмәте турындагы хәбәрләр мең еллар элек язылган истәлекләрдә үк очрый, әмма Русиядә даими почта элемтәсе Бөек Петр реформаларыннан соң тернәкләнеп китә.

1994 елдан Русия Федерациясендә Русия почтасы көне билгеләп үтелә. Аны июльнең икенче якшәмбесендә бәйрәм итәләр. Почта заманча шартларга уңышлы яраклаша. Традицион хезмәтләр белән беррәттән, яңа хезмәтләр дә киң үсеш алды. Почта бүлекчәләрендә электрон, гибрид һәм тизләтелгән почта, посылкалар кабул итәргә һәм тапшырырга, документларны ксерокопия аша үткәрергә мөмкин. Почта хезмәткәрләре байтак хезмәтләрне өйдә күрсәтә: басма матбугат һәм товарларны, пенсияләрне китереп бирә, коммуналь һәм башка түләүләрне кабул итә, сәүдә, реклама материалларын тарата. Башкортстанда да почта хезмәте заман белән бергә атлый. Апрель аенда “Кызыл таң” битләрендә Башкортстан Республикасының Федераль почта элемтәсе идарәсе директоры Ирек Галимов белән без бу хакта әңгәмәләшкән идек инде. Бүген исә узган ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән оешмаларның берсе турында сөйләмәкчебез.

Һәр оешмадагы кебек, “Русия почтасы”нда да ел нәтиҗәләре буенча йомгак ясала. Производство һәм финанс күрсәткечләре буенча республикада Талбазы, Чакмагыш һәм Дәүләкән почтамтлары алдынгылыкка чыккан. Чакмагыш һәм Бакалы районнарын хезмәтләндерүче Чакмагыш почтамты исә, моннан тыш, почта бизнесы буенча беренче урынны яулаган. Чакмагыш, Дүртөйле почтамтлары җитәкчесе Данис ШӘЙХУЛЛИНга бу уңайдан берничә сорау юлладык.

– Данис Әдип улы, почта бизнесы дигәндә нәрсә күздә тотыла?

– Бу юнәлештә төп күрсәткечләрнең берсе – вакытлы матбугатка язылу. Аның буенча саннарны гомумиләштергәндә, барысы да исәпкә алына: төбәктә халык саны күпме, алар нинди санда матбугат басмалары алдыра һәм башкалар. Ягъни бүгенге көндә 54 меңләп халык яшәгән Чакмагыш һәм Бакалы районнарын матбугат яраткан, иң укымышлы төбәкләрнең берсе дип атарга мөмкин.

– Почта бизнесы тагын нинди товарларга нигезләнә?

– Хезмәткәрләребез һәр кешенең диярлек өенә кереп, беренче чиратта кирәкле булган әйберләрне илтеп җиткерә ала. Бу җәһәттән почта җәмгыятебездә бик зур социаль әһәмияткә ия. Көндәлектә кирәк булган азык-төлек, атап әйткәндә, чәй, кәнфит-печенье, ярма кебек әйберләргә ихтыяҗ зур. Көнкүреш техникасы яхшы үтә. Русия почтасы былтырдан атналык акцияләр игълан итә башлады. Анда теге яки бу әйбернең бәясе 10-20 процентка арзанрак була. Мондый ташламаларны көтеп алучылар бар. Гомумән, почта аша товарга заказ бирүнең отышлы яклары шактый. Язын яшелчә, чәчәк орлыклары популяр. Аларның сыйфаты ышанычлы, бәясе дә кыйммәт түгел. Авырлыгын яисә орлыклар санын исәпкә алганда, файдасы шактый була. Моннан тыш, хезмәткәрләребез төрле түләүләрне дә кабул итә.

– Телефон, компьютер булганда, барлык түләүләрне һәркем үзе башкара ала да инде?

– Әйе, елдан-ел андыйлар саны арта. Әмма өлкән буынның күпчелеге, үзем исән булганда, үзем түлим дип, газ, электр һәм башка хезмәтләр өчен түләүләрне безнең почтальоннарга тапшыра. Аларның кайберләрендә мобиль касса терминалы бар. Аның ярдәмендә барлык түләүләрне башкарып була.

– Чакмагыш почтамтына караган кайсы бүлекчәләрнең уртак җиңүдә өлеше зур?

– Бакалы белән Чакмагыш районнарында барлыгы 41 почта бүлеге эшләп килә. Аларның һәркайсының җитәкчесе бар. Җәмгысы 100дән артык почтальоннарыбыз халыкка хезмәт күрсәтә. Шулай ук операторлар, водительләр – һәркем үз урынында һәм бик кирәкле. Кемнедер аерып әйтү дә читен. Хезмәттәшләребезнең барысы да бер-берсеннән калышмаска тырышты. Әйе, бу – безнең уртак җиңү. Җитәкчелек тарафыннан куелган планны 100 процентка үтәргә омтылдык.

– Гади почтальоннарга ниндидер кызыксындыру чаралары каралганмы соң?

– Әлбәттә. Хезмәт күрсәткечләре һәрчак исәпкә алына, эш хакында чагылыш таба. Билгеле бер күләмдә матбугатка яздыру, товар сату планы үтәлә икән, матди дәртләндерү көтә. Болар барысы да халык белән аралашуга, тырышып эшләүгә этәргеч бирә.

– Коронавирус пандемиясенең күрсәткечләргә йогынтысы булдымы?

– Ул икътисадның барлык өлкәләренә дә диярлек үз йогынтысын ясады. Медицина хезмәткәрләре, укытучылар белән беррәттән, почта хезмәте дә үзенең бик мөһим өлкә булуын раслады. Без ковид инфекциясе таралу шартларында да эшебезне туктатмадык. Почта хезмәтләренең күбесен дистанцион рәвештә башкарып булмый бит. Һәм иң ерак авыллар да вакытлы матбугат басмаларыннан, көндәлек кирәк-ярактан мәхрүм калмады. Почтальоннар барлык саклану чараларын үтәде. Алар аеруча өлкән буынга карата игътибарлы булды. Беренче дулкыннар чигенгән кебек булды да менә хәзер янә чикләүләр кертелә. Мондый шартларда вакцина ясату көнүзәк мәсьәләгә әверелә. Кешеләр белән турыдан-туры аралашкач, хезмәткәрләребезнең күпчелеге үзе теләп ясата. Шәхсән үзем байтактан ук ковидтан прививка ясатып куйдым. Әлбәттә инде, аңлату эшләре алып барабыз. Күпләр почтальоннардан киңәш сорый, нинди дә булса яңалыклар ишетергә өметләнә.

– Кәгазь басмаларга язылу күләме ничек?

– Кызганыч ки, гәзит-журналларның, аеруча район басмаларының, тиражы төшә, бу – бер районга гына хас күренеш түгел, гомум тенденция. Моның объектив сәбәпләре бар. Яшьләр күбрәк Интернет белән кызыксына. Укырга гадәтләнгән өлкәннәребез кими бара. Шулай да юлларын табып була. Балалар өчен кызыклы, гомум үсеш өчен файдасы тиярдәй басмалар күп. Ата-аналарның күбесе, үзенә яздырмаса да, баласының белемле булып үсүен тели, аны телефон-компьютердан аерасы килә. Кешеләр матбугаттан кызыклы яисә үзенә конкрет файдасы тиярдәй мәгълүмат, практик киңәшләр эзли. Аларны көчләп яздырту мөмкин түгел. Һәркем үзе кызыксынган басмаларны алдырырга тели. Бу очракта мин ата-аналары авылларда яшәгән игелекле ул-кызларга мөрәҗәгать итеп: “Әти-әниләрегезне кадерләсәгез, аларны матбугатка яздырырга онытмагыз!” – дип әйтер идем. Яраткан гәзит-журналы өйләренә килсә, бу алар өчен иң яхшы бүләк булыр иде. Шулай ук үзләренең ветераннары турында кайгырткан, эшчеләренең мәдәни тәрбиясе турында уйлаган оешмаларның җитәкчеләре дә бу чарада активлык күрсәтсә, һич отылмаслар.

– Һәм шәхси сорау: Сез моңарчы банк системасында эшләгәнсез. Кайсы системада эшләве отышлырак?

– Һәр өлкәдә кешеләр белән эшләргә кирәк. Бу үзе үк зур җаваплылык өсти. Шунысы мөһим: банклар кебек үк, почта да заман белән бергә атлый. Бәйрәм уңаеннан, хезмәттәшләремә ихлас теләкләремне җиткерәм. Сәламәт булыгыз, бергә-бергә эшләргә язсын, ирешкәннәрдән артка чигенмик!

– Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Данис Әдип улы. Игелекле хезмәтегездә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА әңгәмәләште.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: