-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
13 июль 2021, 11:10

"30 ел элек иремә биргән антны үтәдем..."

Евгения Шейконың ире яман шештән авырганда хатынына бер үтенеч белән мөрәҗәгать иткән булган.

"30 ел элек иремә биргән антны үтәдем..."
"30 ел элек иремә биргән антны үтәдем..."

Чишмә районының Игнатовка авылында 35 елдан артык укытучысы булып эшләгән Евгения Шейко 12 июльдә йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл ветераны авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән.

Евгения Шейко юбилеен туганнары һәм якыннары арасында каршы алды. Хәзерге вакытта ул Нагаево авылында кызында яши.

"Картәти 30 ел элек үлде. Яман шеш авыруы тиз арада аны бакыйлыкка алып китте. «Минем арттан ашыкма, йөз яшькә кадәр яшәргә вәгъдә ит», - дигән ул картәнигә вафат булыр алдыннан. "Ничек әйтсәң, шулай эшләрмен", дип ант иткән аңа картәни, - дип сөйли оныгы Рина Гринберг.

Евгения Шейко вәгъдәсен үтәгән, үзе һәрвакыт йөз яшькә җитәчәген әйтә торган булган. «95 яшьлек юбилее уңаеннан аны район хакимиятеннән котларга килделәр. Ул түрәләргә рәхмәт белдерде һәм аларны биш елдан соң янә көтәчәген әйтте ", - ди Рина.

Соңгы вакытта Евгения Ивановна үзен бераз начар хис итә, күбрәк ял итә. Күптән түгел дәваханәдә ятып чыккан.
"Табиблар тикшерде, хәле бетүнең картлык галәмәте генә булуын белдерделәр, - ди оныгы.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: