+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
13 июль 2021, 17:31

6 айлык сабыйны кыйнаган кешене "әти" дип әйтерсеңме?..

Бу вакытта баланың әнисе өйдә булмаган.

6 айлык сабыйны кыйнаган кешене "әти" дип әйтерсеңме?..
6 айлык сабыйны кыйнаган кешене "әти" дип әйтерсеңме?..

Уфада яшәүче 43 яшьлек ирне 6 айлык кызын каты кыйнауда гаеплиләр.

Бу хәл 17 майда булган. Сабый әтисе белән өйдә кала. Бала бик озак елый, тынычлана алмый. Моңа ачуы чыккан ир баланың башына һәм тәненең башка өлешләренә берничә тапкыр суга һәм шул рәвешле сабыйның сәламәтлегенә авыр зыян китерә.

Баланың әнисе кич белән өенә кайткач, баланы шундый хәлдә күрә. Хатын шунда ук ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан. Сабыйны дәваханәгә озатканнар.

Ир кеше үз гаебен таныган, ул сак астына алынган, ә җинаять эше судка җибәрелгән.

Фото: time56.info

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: