+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
14 июль 2021, 10:09

"Тынлыкны ишетү бик авыр..."

Бирешергә ашыкма, Максим!

"Тынлыкны ишетү бик авыр..."
"Тынлыкны ишетү бик авыр..."

Стәрлетамактан 14 яшьлек малай урындагы волонтерларга гадәти булмаган үтенеч белән мөрәҗәгать иткән - ул тирә-як дөньяның ничек яңгыравын яңадан ишетергә хыяллана.

Максим Ромаданов - балачактан инвалид, ул җитлекмичә йөклелекнең 7нче аенда туган. Максимкага 2 ай тулгач, табиблар аңа ике яклы "нейросенсор саңгыраулык" диагнозы куйганнар. Димәк, малай ишетү аппаратыннан башка берни дә ишетми.

Үз диагнозына карамастан, Максим күңелле һәм кызыксынучан малай булып үсә, футбол уйнарга ярата, ә күптән түгел генә спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә башлаган һәм Русия җыелма командасында чыгыш ясарга хыяллана. Ләкин күптән түгел генә Максим, егылып, ишетү аппаратын ваткан. Хәзер малай бөтенләй берни ишетми.

- Дәүләт биргән бушлай ишетү аппаратлары уңайсыз һәм спорт белән актив шөгыльләнү өчен туры килми. Заманча ишетү аппаратлары бик кыйммәт тора - берсе 153 мең сум. Безгә, әлбәттә, икене сатып алырга кирәк, әмма әлегә берне генә булса да сатып алу мөһим. Фондлар Максимга ярдәм итми, чөнки аңа 14 яшь тулган инде. Без баланың бәласенә күз йома алмадык һәм аңа ярдәм итәргә булдык, чөнки тынлыкта яшәү бик авыр, - ди «Радуга добра» оешмасы волонтеры Регина Биргулиева.

Әгәр дә сез балага аның хыялын тормышка ашырырга һәм дөньяны яңадан ишетергә ярдәм итәргә телисез икән, бу изге эшкә көчегездән килгәнчә өлеш кертә аласыз (карта 8(919)616-60-26 номерына бәйләнгән, Регина Фанусовна Б., "Помощь Максиму" тамгасын куярга онытмагыз).

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: