Зилаер районы Хатын-кызлар советы рәисе республика Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать итте.
Татьяна Сучкова хәбәр иткәнчә, авылда бала тудыру йорты 1 июльдә ябылган. Хәзер йөкле хатыннарга Сибайга барырга кирәк.
- Әгәр дә район үзәгеннән 80-130 километрга кадәр ераклыкта урнашкан авылларыбыз барлыгын исәпкә алсак, төнлә хатын-кызга ашыгыч рәвештә бала тудырырга туры килсә, ул нишләргә тиеш? Аңа бит район үзәгеннән Сибайга кадәр тагын 120 чакрым барырга кирәк. Ә йөклелек - ул кайвакыт көтелмәгән, фаразланмаган давыл кебек, көтелмәгән нәтиҗәләр белән. Болай булса, хатын-кызлар үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, бала табарга теләрме? - диде хатын, борчылып.
Совет рәисе, шулай ук, соңгы вакытта хатын-кызлардан күбрәк бала тудырырга тырышуларына, ә моның өчен шартлар булмавына да борчылуын белдергән.
Фото: medvestnik.ru