Барлык яңалыклар
Республика
15 июль 2021, 09:41

Ниһаять, без очраштык!

Җәй – Башкортстаныбызның гүзәл табигате кочагында иркәләгән, суларында коендырган, икмәк үстергән илаһи мәл булу белән бергә, көтеп алынган очрашулар мизгеле дә ул. Көтеп алынган, сагынылган... Юкка гына безнең тапкыр халкыбыз, бер очрашу – үзе бер гомер, дип әйтми. Сүзем әнә шундый гомергә тиң булырлык бер очрашу турында.

Ниһаять, без очраштык!

Җәй – Башкортстаныбызның гүзәл табигате кочагында иркәләгән, суларында коендырган, икмәк үстергән илаһи мәл булу белән бергә, көтеп алынган очрашулар мизгеле дә ул. Көтеп алынган, сагынылган... Юкка гына безнең тапкыр халкыбыз, бер очрашу – үзе бер гомер, дип әйтми. Сүзем әнә шундый гомергә тиң булырлык бер очрашу турында.

Без, Бәләбәй педагогия училищесын 1976 елда тәмамлап, төрлебез төрле тарафларга таралган 4Д төркеме кызлары, ниһаять, 45 елдан соң очрашуга җыелдык. Әлбәттә, Бәләбәйдә! 15 яшьлек кенә булып килеп, дүрт ел буе биредәге иң абруйлы уку йортында белем эстәгән кызлар өчен Бәләбәй – гүзәл яшьлек шәһәре ул!

...Күптән түгел 240 еллык юбилеен шәһәр көне-сабантуй оештырып уздырган Бәләбәй кызлар-ханымнарны җәйге яшеллеккә төренеп, төзәнеп-ясанып каршы алды.

– Бәләбәй бигрәк матурланган, зурайган, без укыган чактагы – узган гасырның 70нче елларындагы белән чагыштырырлык та түгел. Шәһәрнең иң читендә торган “Ласточка” кибете бөтенләй уртада калган, – дип хәйран калды алар.

Ә “Ватанны саклаучыларга” мемориал комплексын, “Җырлаучы чишмәләр” паркы территориясен карап йөргәндә соклануларының чиге булмады. Башкача мөмкин дә түгел шул. Бәләбәй 2019 елда зур булмаган шәһәрләрдә һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруга Бөтенрусия конкурсында җиңү яулаган иде. Ә Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты әлеге уникаль проектны гамәлгә ашырды. Гаять зур чыгымнар, рухи һәм физик көч таләп ителгән зур хезмәт башкарылды. Форсаттан файдаланып, бөтен бәләбәйлеләр исеменнән әлеге эшкә үз өлешен керткән, тырышлыгын салган җитәкчеләргә, хезмәткәрләргә, эшчеләргә – барча-барчасына рәхмәтемне белдерәм. Нәтиҗәдә, республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләгәнчә, бездә Башкортстанда су янындагы иң яхшы парк барлыкка килде. Яр буенда агач пирслар һәм амфитеатр, комлы пляж... Биләмәдә велосипедта йөрү юллары, сәүдә киосклары, төрле арт-объектлар, тышкы яктылык... Кичке караңгылыкта буа өстендәге төсле фонтаннардан күзләреңне ала алмыйсың.

Әлбәттә, без укыган елларда ВЛКСМның 50 еллыгы исемендәге педагогия училищесына (хәзер ул Бәләбәй гуманитар-техник колледжы) якынлашканда ук һәркемне берчә дулкынлану, берчә тизрәк эченә керәсе килү теләге чолгап алды.

Менә ул мәһабәт бина, менә ул – татар совет әдәбияты классигы, патриот-шагыйрь Фатих Кәрим, Муса Җәлилнең яшерен эш буенча хезмәттәше Муллаян Габдуллин, язучы Таһир Таһиров (Ахунҗанов) һ.б. укыган; республикага меңнәрчә педагогик кадрлар әзерләп чыгарган, меңнәрчә кызларның укытучы булу хыялын тормышка ашырган иң абруйлы, борынгы уку йорты. Исемнәрен халык йөрәгенә язып калдырган меңнәрчә укытучыларны укытып чыгарган укытучыларда, уку йортында синең дә белем һәм күркәм тәрбия алуың ирексездән горурлык тойгысы тудырмыйча калмый.

Кызлар янә, нәкъ теге, 15-19 яшьлек чакларындагыча, мәрмәр баскычлардан икенче катка күтәрелде, тамаша залында вальс әйләнде, кадерле кабинетлар эченә үтте, фотоларга төште... Ә күңелдә яшьлек хатирәләре яңарды, күзләрдә яшь бөртекләре күренде.

“Кузница педагогических кадров” музеенда без кадерле укытучы­ларыбызның фотопортретларын карап, сокландык да, ямансуладык та. Гомер аккан судай ага да ага шул, бик күпләре инде бакыйлыкта, ә фотолардан нәкъ исән шикелле елмаеп, безгә карап торалар.

Әйе, училище директоры да, тирән белемле тарих укытучысы буларак та тынгысыз йөрәкле, аталарча кайгыртучан Тәлгил абый Әминевны, группабыз җитәкчесе, БАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы Алевтина Дорошенконы, педагогика фәнен энәсеннән-җебенә кадәр өйрәткән, бармаклар талганчы конспектлар яздырган Динислам Нуриәхмәтовны, туган телебезнең байлыгын ачып салган, гүзәллегенә гашыйк иткән Илгизәр Гыйззәтуллин белән Фәһим Минһаҗевны, шулай ук хезмәт, музыка, рәсем, физкультура дәресләре укытучыларын – берсен дә онытырлык түгел. Исәннәре сау-сәламәт булып, озак яшәсен иде, ә мәрхүмнәренең урыннары, һичшиксез, җәннәттә булыр, шәт.

Бу еллар дәверендә төрле тарафларда мәктәпләрдә, башка эшләрдә хезмәт куйган төркемдәшләребезнең күпләре югары уку йортларын тәмамлаган, Уфа, Ишембай шәһәрләре, төрле районнар мәктәпләрендә эшләгән, эшлиләр; республика, Русия дәрәҗәсендәге Мактау грамоталарына, мәгариф отличнигы исемнәренә лаек бул­ганнар, грантлар алганнар. Иң мөһиме, алар – җәмгыятебезгә кирәкле, олы хөрмәт һәм ихтирам казанган милләт кызлары, затлы хатын-кызлар. Һәркайсы эшләгән эшләре, укыткан балалары, мавыгу-шөгыльләре; әни буларак лаеклы балалар үстерүләре, картәни буларак оныкларын ничек тәрбияләүләре турында яратып сөйли.

Сөйләшеп сүзләр, уртаклашыр хатирәләр бетмәде. Инде арадан ике кызыбызның мәрхүмә булу хәбәре тетрәндерде. Урыннары җәннәттә булсын. Ә менә әлегә хәбәрләре булмаган кызларыбыз матур уңышларга ирешеп, күркәм холык-фигыльләре белән тормышны ямьләп яшиләрдер дип ышанасы килә.
Хушлашканда, очрашуны йолага әйләндерергә кирәк, дигән фикергә киленде.

Әйе, күкләребез аяз, илләребез тыныч, үзебез исән-имин булып, тагын һәм тагын очрашулар насыйп булсын, яшьлек дусларым!

Зәйфә САЛИХОВА,
4Д төркеме студенты, язучы һєм
журналист, Башкортстанның
атказанган матбугат ћєм киңкүләм
мәгълүмат хезмәткәре

Автор:Гөлия Мөгаллимова