+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
16 июль 2021, 10:05

Баланың ике кулын да ампутацияләргә туры килгән

Туймазы районында 10 яшьлек малай туп уйнаган булган.

Баланың ике кулын да ампутацияләргә туры килгән
Баланың ике кулын да ампутацияләргә туры килгән

Тикшерү комитеты 10 яшьлек малайның электр тогына сугылуы буенча тикшерү башлады. Баланың ике кулын да ампутацияләргә туры килгән.

Мәктәп укучысы трансформатордан футбол тубы чыгарган вакытта куәтле электр разряды алган. Әлеге хәл Туймазы районының Балтай авылында булган. Илназ Дәүләтовның хәлен табиблар авыр дип бәяли. Аңа тагын ике операция кичерергә туры киләчәк. Малайның әнисе сүзләренә караганда, трансформатор будкасы киртәләнмәгән булган.

Ул көнне 10 яшьлек Илназ дуслары белән футбол уйнарга китә. Малай, туплары трансформатор өстенә төшкәч, аны алырга була, тик токка сугыла. Малай хәтта кулларын да үзе ычкындыра алмый. Куркынган үсмерләр ярдәм сорап йөгерә. Өлкәннәр мәйданчыкка йөгереп килгәч, Илназны аңсыз килеш таба, ә аның кулларыннан кара төтен чыга...

- Хәле авыр, бала аңында, адекват. Әлбәттә, кичерелгән хәлнең никадәр җитди икәнен ахыргача аңлап бетерми, - ди Уфа шәһәренең 18нче Республика тән пешүләре үзәгенең бүлек мөдире Руслан Гыйматдинов.

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: