+14 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
16 июль 2021, 16:04

Эт белән йөргән, имеш, ә үзе наркотик тараткан

Ул гадәти киенгән, беркемдә дә шик тудырмаган.

Эт белән йөргән, имеш, ә үзе наркотик тараткан
Эт белән йөргән, имеш, ә үзе наркотик тараткан

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре наркотиклар тараткан хатынны тоткарлаган. 51 яшьлек хатын-кыз урамда эт йөрткән булып, шул рәвешле урамнарда махсус урыннарда наркотиклар калдыра. Ул ташлар рәвешендә әвәләү өчен балчыкка тыелган матдәләр салынган төргәкләрне яшерә һәм урамда калдыра.

"Бу хатын-кыз үтеп баручыларда бөтенләй шик тудырмый. Хатын Уфа урамнары буйлап эт белән йөри һәм шул ук вакытта "закладкаларны" тайниклар буенча күчерә. Эшсез хатын Уфа, Ырынбур, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләрендә контактсыз гына әлеге матдәләрне тарату белән шөгыльләнгән. Шикләнелүче "закладчик"ка, яки стажлы наркоманкага бөтенләй охшамаган", - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Тоткарлаганда аның сумкасында синтетик наркотиклы 78 пакет тапканнар. Тагын 15е Уфадагы шәхси йортында табылган. Хатын-кызга карата берьюлы ике мәддә буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: