+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
21 июль 2021, 13:25

Авыргазыдагы "Бабай-таш"ны барып күр!

Авыргазы районының туристлык ягыннан җәлеп итүчән урыннары #выбирайбашкортостан онлайн-флешмоб катнашучыларының фото-видеокамералары объективына эләкте.

Авыргазыдагы "Бабай-таш"ны барып күр!
Авыргазыдагы "Бабай-таш"ны барып күр!
Исегезгә төшерәбез, акцияне социаль челтәрләрдә июль башында Башкортстанда эчке туризмны үстерүэшчәнлегендә танылган блогер Рәис Габитов башлап җибәрде. Туристлар призларны онлайн-марафонда катнашып ота ала.

"Патриот" республика иҗтимагый хәрәкәте онлайн-марафон кысаларында туристлар өчен файдалы 27 бүләк уйнатуны башлап җибәрде. Бүләк уйнатулар һәр биремне үтәгәннән соң җәй буе үткәреләчәк. Төп приз - ике кешегә республика шифаханәләренең берсенә юллама. Чарада катнашу шартлары турында тулырак “ВКонтакте” һәм “Instagram” (@algapatriot) төркемнәрендә укырга мөмкин.

Авыргазы районының Кәлчер-Буран авылы укытучысы Дилия Тимербулатова үзенең язылучыларына Дүртөйле авылы янындагы хикмәтле формадагы гипс калдыклары турында сөйләде, аларның иң танылганы “Бабайташ” дип йөртелә. Объектка таба юлда күрсәткеч бар, халык та һәрвакыт туристларга юл күрсәтеп торырга әзер, бу төбәктә әлеге кыяны бөтен кеше яхшы белә.

Отставкадагы полковник, Башкортстанның элекке Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов үз постын социаль челтәрләрдә #выбирайбашкортостан хэштегы астында Әхмәр чокырына, шулай ук “Вертолет мәгарәсе”нә багышлаган.Бу - Башкортстанның иң озын гипс мәгарәсе, ул республиканың Авыргазы районында, Әхмәр авылыннан 1 километр ераклыкта урнашкан.

"Анда су күп еллар дәвамында йомшак һәм гипс токымнарын юып чыгараган, ә җир убылып төшеп, бушлык барлыкка килгән. Икенче атаманы ул беренче тапкыр вертолет пилотлары тапкан өчен йөртә, - дип аңлатты Динар Гыйльметдинов. - Мәгарәгә бару юлы вак ташлы, яхшы, республиканың матурлыгын сезгә дә күрсәтергә телим, сезнең үзебездәге табигать белән хозурлануыгызны телим".

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: