Зилаер районының Бүребай авылында яшәүче 28 яшьлек кешегә гаепләү белдерелде. Зилаир районара судының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җинаять 2018 елның ноябрендә кылынган.
Хөкем ителүченең бер хатын-кызның аның белән җенси мөнәсәбәткә керүдән баш тартуына бик нык ачуы килгән. Шуңа да ул үзен кимсетүчене җәзаларга булган. Ир хатынның авызын һәм борынын томалаган. Нәтиҗәдә, хатын-кыз механик асфиксиядән үлгән.
Гаепләнүче, ни эшләгәнен аңлагач, җинаять эзләрен яшерергә була. Мәет юк, димәк, җинаять җаваплылыгы да юк, дип уйлый ул. Әмма быел мартта хатын-кызның сөлдәләре табылган.
Фото: социаль челтәрдән.