Барлык яңалыклар
Республика
21 июль 2021, 09:55

Мәрхүмгә 30 яшь чамасы. Кем булыр?

Фаҗига урынын тикшерергә туры киләчәк.

Мәрхүмгә 30 яшь чамасы. Кем булыр?

Кичә Уфаның Черниковская урамындагы күпкатлы торак йорт яныннан үтеп баручылар ир-егет гәүдәсенә тап булган. Аңа якынча 30 яшь.

Аның күпфатирлы йорт тәрәзәсе астына ничек эләгүе әлегә билгеле түгел.

Тикшерү комитетында да вакыйга турындагы мәгълүматны расладылар. Хәзер тикшерүчеләр һәлакәт урынын карый, шулай ук суд-медицина экспертизасы үткәреләчәк.

Беренче карашка, криминаль характердагы билгеләрнең булмавы ачыкланган. Әлегә мәрхүм үз-үзенә кул салганмы икәнлеге дә билгеле түгел. 

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова