-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
21 июль 2021, 10:03

Тормыш китабының янган битен ничек тергезергә?..

60 яшьтән соң тормышны яңадан башлау мөмкинме?

Тормыш китабының янган битен ничек тергезергә?..
Тормыш китабының янган битен ничек тергезергә?..

Иглин районының Охлебинино авылында яшәүче Наталья Кривошеина һәм Геннадий Трофимов янгыннан соң йортсыз, каралтыларсыз, гомумән, бер нәрсәсез калган. Ярты гасырга якын җыйган мөлкәт көлгә әйләнгән.
Янгын чыгуның рәсми сәбәбе - лупа эффекты. Ул көнне кояш бик нык кыздырган, ә җил нәкъ янган участок ягыннан искән.

- Без янгынның нәрсәдән чыкканлыгын да белмибез. Ул абзар түбәсеннән башланды. Анда бит электр тимерчыбыклары да юк, - ди Наталья Кривошеина.

Өйдә Наталья ул көнне оныгы һәм ире белән бергә булган. Ир янгын чыгарга ярты сәгать калгач кайткан. Нәкъ менә ул янгынны сизеп, барысын да коткарган.

- Томан эчендәге кебек булды ул. Кешеләр килеп, ярдәм итәргә тырышты. Ә нәрсә белән ярдәм итәрсең? Янгын сүндерүчеләр оператив эшләде. Мунчаны, гаражны саклап кала алдык, - ди Геннадий.

Хәзер гаилә Натальяның әнисендә яши. Күршеләр һәм танышлар китергән әйберләрне вакытлыча мунчада саклыйлар, үзләре верандада йоклый.

Наталья пенсиядә, ире коронавирустан соң эштән киткән. Алар әлеге вакытта ярдәмгә бик мохтаҗ. Материаллар, акча - барысы да бик кирәк аларга. Ир белән хатын 60 яшьтә тормышны яңадан ничек төзергә икәнне аңламыйча, ярдәмгә өметләнәләр.

Ярдәм өчен реквизитлар:

СБЕРБАНК: 4817 7600 9658 0422 (НАТАЛЬЯ АЛЕКСЕВНА К.)

ТЕЛЕФОН: 891915067

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: