+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
23 июль 2021, 13:35

Күмәк кулга эш карышмый

"Атайсал - Кече Ватан” проекты кысаларында Балтач районының Көмьязы авылында Совет һәм Октябрь урамнарын тоташтыручы тротуар төзекләндерелде.

Күмәк кулга эш карышмый
Күмәк кулга эш карышмый

Проектны авыл халкы оештырды. Алар җәмәгать урынын төзекләндерүгә 400 мең сумнан артык акча җыйган. “Хәнифә” мәчетенә 215 метр озынлыктагы тротуар юл салынды, бордюр төзекләндерелде, ике яктан да – Октябрь һәм Совет урамнары ягыннан - койма һәм капкалар, эскәмияләр куелды.

Мәчет бинасының әйләнә-тирәсенә туфрак салынды, булачак чәчәк клумбалары өчен участоклар әзерләнде. Болар барысы да шимбә өмәләре вакытында авылдашларның бердәм көче белән башкарылды.

“Мондый чакларда, җайга салынган эшне күреп, безнең, мөселман халкының, бердәм булуын аңлау сөенечле. Безнең бергәләп тормышка ашырган барлык уй-ниятләребез Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән уңышлы барып чыга", - ди әлеге проектны башлап җибәрүчеләрнең берсе, “Хәнифә” мәчете имамы Алик Кәрамов.

Билгеле булуынча, “Атайсал – Кече Ватан” проектын төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров башлап җибәрде. Анда катнашуга 100дән артык авыл хакимияте башлыгы, муниципаль хезмәткәрләр, төрле дәрәҗәдәге закон чыгару органнары депутатлары, фермер хуҗалыклары башлыклары һәм малтабарлар кушылды.

Фото:pravitelstvorb.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: